Бүген Казан мэрын яңартылган процедура буенча сайлаячаклар
Бүген V чакырылыш Казан шәһәр думасының I сессиясендә шәһәр мэры сайланачак. Кандидатларны беренче тапкыр комиссия алдан сайлап алды, ә кимендә ике дәгъвачыдан торган соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
Казан шәһәре думасы сессиясендә шулай ук даими комиссияләрнең составы формалаштырылачак, муниципалитет башлыгы урынбасарлары сайланачак һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителәчәк.