Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Лаеш шәһәре башлыгы итеп Илдус Зарипов сайланды

0

V чакырылыш Лаеш шәһәре Советының беренче оештыру утырышында депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән шәһәр башлыгын сайлады. Ул Илдус Зарипов булды. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.

Утырышта яңа чакырылыш депутатлары, шул исәптән Дмитрий Дементьев катнашты, ул махсус хәрби операция уздыру урыныннан видеоэлемтә аша тоташты.

Илдус Зарипов хезмәттәшләренә ышанычлары өчен рәхмәт белдереп, Лаеш районының социаль-икътисади үсеш буенча лидерлар рәтенә керүен билгеләп үтте.

Яңа башлык шәһәрнең динамик үсешен дәвам итәргә планлаштыруын әйтте.

Фото: ТР Лаеш районы матбугат хезмәте















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *