Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23
24
25
26
27
28
29
30

Самара өлкәсе Исаклы районында яңа мәчет ачылды

0

Самара өлкәсе Исаклы районы үзәгендә яңа мәчет ачылды. Аны Гамәл Җамалетдинов төзеткән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантанада Россия мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Самара өлкәсе мөфтие Талип Яруллин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Әлеге мәчет ачылу уңаеннан Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлау сүзләре дә җиткергән. Татарстаннан килгән артистлар дини җырлар, мөнәҗәтләр башкарган. Ачылыш тантанасына тирә – күрше төбәкләрдән дә милләттәшләребез җыелган иде.

«Таштан төзелгән зиннәтле мәчет Исаклы авылындагы калкулыкта урнашкан. Ерактан ук үзенә җәлеп итеп, балкып , иман нуры чәчеп тора. Анда намаз уку белән беррәттән, ислам дине тәгьлимәтләрен, татар халкының гореф – гадәтләрен дә өйрәтәчәкләр. Туган тел һәм мәдәни мирасыбыз саклана дигән сүз!» – диелгән хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *