Республика районнары җитәкчеләре һәм мэрлар билгеләнде – исемлек
Казан шәһәре думасы сессиясендә шулай ук даими комиссияләрнең составы формалаштырылды, муниципалитет башлыгы урынбасарлары сайланды һәм башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.
Илсур Метшин – Казан мэры
Казан мэры итеп яңадан Илсур Метшин сайланды, ул әлеге вазифаны 2006 елдан бирле башкара. Татарстан башкаласы мэры кичә V чакырылыш Казан шәһәр думасының I сесиясендә сайланды. Беренче тапкыр кандидатларны комиссия алдан сайлап алды, ә соңгы исемлекне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслады.
Фото: © «Татар-информ»
Казан шәһәр думасы сессиясендә өч дәгъвачыдан торган исемлекне Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров игълан итте. Исемлеккә «Бердәм Россия» партиясеннән Казанның гамәлдәге мэры Илсур Метшин, КПРФтан Александр Комиссаров һәм «Яңа кешеләр» партиясеннән Роза Гайнетдинова кергән иде.
Илсур Метшин өчен 41 депутат тавыш биргән, Александр Комиссаров 4 тавыш, Роза Гайнетдинова 1 тавыш җыйган.
Дамир Фәттахов – Бөгелмә мэры
Кичә Бөгелмә администрациясенең зур залында бишенче чакырылыш шәһәр советы депутатларының беренче сессиясе узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә шәһәрнең яңа мэрын сайлау булды. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Рифнур Сөләйманов катнашты. Шәһәр советының яңа составына 20 депутат кергән, алар барысы да утырышта булды. Көн тәртибендә биш мәсьәлә каралды.
Территориаль сайлау комиссиясе рәисе Вячеслав Наумов шәһәр советы депутатларын сайлауларга нәтиҗә ясады. Аннары «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе Галина Дулова шәһәр мэры вазифасына Дамир Фәттаховның кандидатурасын тәкъдим итте. Ачык тавыш бирү барышында депутатлар бертавыштан аның кандидатурасын хуплады.
Фото: Бөгелмә районының матбугат хезмәте
Нәтиҗәләр игълан ителгәннән соң Дамир Фәттахов Бөгелмә мэры антын бирде һәм сессияне алып баруын дәвам итте. Депутатлар арасыннан мэрның урынбасары итеп Ирина Белова билгеләнде. Ул шулай ук Бөгелмә муниципаль район советына Бөгелмә муниципаль берәмлеге вәкиле итеп сайланган. Сессия азагында депутатлар шәһәр советының дүрт даими комиссиясенең составын раслады. Әлеге комиссияләр совет компетенциясе кысаларында төрле мәсьәләләрне алдан карау һәм әзерләү белән шөгыльләнәчәк.
Радмир Беляев – Түбән Кама мэры
Бишенче чакырылыш Түбән Кама шәһәр советының беренче оештыру сессиясендә депутатлар бертавыштан шәһәр мэры вазифасына Радмир Беляевның кандидатурасы өчен тавыш бирде.
Фото: © «Татар-информ»
«Барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн: нәкъ 59 ел элек Түбән Кама бистәсенә шәһәр статусы бирелгән. Оештыру сессиясенең нәкъ менә әлеге истәлекле көндә узуы вакыйгага үзенчәлекле символизм өсти», – дип билгеләп үтте Радмир Беляев.
Мэр ассызыклаганча, Түбән Камадагы эшнең беренче биш ае аның өчен шәһәр тормышы белән якыннан танышу вакыты булган.
«Аның үзенчәлекләре, көчле яклары белән таныштым, хәл итүне таләп иткән мәсьәләләрне ачыкладым. Барлык коллегаларыма һәм шәһәр халкына теләктәшлек, ачык диалог һәм активлык өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм», - дип өстәде ул.
Беляев сүзләренчә, Түбән Кама – 60 ел элек төзелгән бай тарихлы шәһәр. Ул кыска вакыт дәвамында Татарстан һәм Россиянең зур сәнәгать үзәгенә әйләнде. Бүгенге көндә шәһәр республиканың социаль-икътисади үсеше буенча алдынгы позицияләрдә тора.
«Безнең максат – Түбән Кама исемен бөтен илгә яңгырату. Шәһәрнең икътисади иминлеге нигезендә куәтле нефть-газ химиясе һәм нефть эшкәртү комплексы тора. Шәһәрнең төп предприятиеләре төзекләндерүгә, мәгарифкә, фәнгә, сәламәтлек саклауга, экологиягә, спортка, балалар һәм яшьләрне үстерүгә зур өлеш кертә», – дип ассызыклады мэр.
Нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң Радмир Беляев мэр антын бирде һәм сессияне алып баруны дәвам итте.
Роберт Искәндәров – Менделеевск мэры
Кичә бишенче чакырылыш Менделеевск шәһәр советының беренче утырышында депутатлар бертавыштан Роберт Искәндәровны шәһәр башлыгы итеп сайлады.
Фото: Менделеевск районы матбугат хезмәте
Сессия эшендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең (Ростехнадзор) Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбәрәкшин, яңа сайланган депутатлар, администрация хезмәткәрләре, предприятиеләр һәм учреждениеләр җитәкчеләре, иҗтимагый һәм дини оешмалар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Шәһәр башлыгы вазифасына Роберт Искәндәровның кандидатурасын «Бердәм Россия» партиясенең депутатлар төркеме 18 сентябрьдә тәкъдим итте.
2022 елдан бирле район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкарган Искәндәров (4нче номерлы бер мандатлы округ депутаты) тавыш бирүдән соң ант бирде. Ул депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм вазифаны Менделеевск халкы алдында зур җаваплылык итеп кабул итүен билгеләп үтте.
«Дәрәҗә бик югары, алга таба да үсешне дәвам итәчәкбез. Мәгариф, туристлык инфраструктурасын камилләштерергә, уңайлы шәһәр мохите кластерын үстерергә планлаштырабыз», - диде Роберт Искәндәров.
Утырыш барышында шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары – Наил Сөләйманов (3нче номерлы округ); Менделеевск муниципаль районы советына шәһәр вәкиле – Марат Зарипов (14нче номерлы округ); шәһәр советының даими комиссияләре составы расланды.
Сессия таныклыклар һәм депутат билгеләре тапшыру белән тәмамланды. Шәһәр советының яңа составы шәһәрне үстерүгә һәм Менделеевск халкының тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән проектларны һәм инициативаларны гамәлгә ашыруга кереште.
Рөстәм Нуриев – Алабуга мэры
Кичә Алабуга шәһәр советы утырышында депутатлар бертавыштан Рөстәм Нуриевны икенче срокка сайлады. Беренче тапкыр ул шәһәрне 2020 елда җитәкли башлады. Мэр үзенең чыгышында шәһәр халкына ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт әйтте һәм үзенә зур җаваплылык алуын ассызыклады.
«Шәһәр мэры вазифасына керешкәндә иң беренче чиратта шәһәр халкына күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт белдерәм. Алабуга районының язмышы өчен һәм анда яшәүчеләрнең барысы алдында җаваплылыгымны аңлыйм», – диде ул.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка шәһәргә ярдәм итүе һәм игътибар күрсәтүе өчен аерым рәхмәт сүзләре җиткерде. Шәһәр мэры шулай ук депутатларга конструктив диалог һәм халык белән актив эш алып барулары өчен рәхмәт белдерде.
Соңгы елларда район пандемия һәм махсус хәрби операция кебек җитди сынаулар аша уза. Мондый шартларда хакимият белән җәмгыятьнең бердәмлеге аеруча кыйммәт, дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Нуриев һәр кешенең район үсешенә керткән өлешен аерым ассызыклады һәм соңгы еллардагы төп казанышларны санап үтте: авыл территорияләрен үстерү, тарихи мирасны саклау, музейларны модернизацияләү, җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү, спорт традицияләрен торгызу.
Перспективаларга килгәндә, мэр икенче срокның өстенлекләрен билгеләде: бу коммуналь инфраструктураны модернизацияләү, социаль өлкәне үстерү, эшмәкәрлеккә ярдәм итү, яңа заманча җәмәгать киңлекләре булдыру.
«Районның уңышларында һәр кешенең өлеше бар. Һәр җиңү – ул безнең туган якка мәхәббәтебез һәм бердәмлегебезнең чагылышы», - дип ассызыклады Рөстәм Нуриев.
Михаил Афанасьев – Яшел Үзән мэры
Кичә Мәдәни үсеш үзәгендә Яшел Үзән шәһәре депутатлары советының беренче сессиясе узды. Биредә Михаил Афанасьев бертавыштан шәһәр мэры итеп сайланды.
Фото: © «Татар-информ»
«2020 елгы Яшел Үзән белән бүгенге шәһәрне чагыштырсаң, үзгәрешләр ачык күренә. Сезнең һәрберегез аларны шәхсән тоя, дип уйлыйм. Иң беренче бурыч – ирешелгән нәтиҗәләрне саклап калу гына түгел, арттыру», - дип билгеләп үтте Михаил Афанасьев.
Ул ассызыклаганча, депутат корпусы – ул статус һәм күкрәккә таккан билге генә түгел, ә күңел халәте һәм яшәү рәвеше. Монда һәркем чын күңелдән шәһәр, анда яшәүчеләр һәм киләчәк буыннар файдасына эшләргә теләргә тиеш.
Яшел Үзәннең депутатлар корпусы 50 процентка диярлек яңартылган. Мэр сүзләренчә, бу шәһәр администрациясе эшенә яңа импульс бирә.
«Команда лидерыбыз – Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә яңа «иҗат итү бишьеллыгы»на аяк баса. Безнең алда яңа максатлар һәм бурычлар тора. Без аларга ирешә алачакбыз, дип ышанам», – дип өстәде Афанасьев.
Айдар Сәлахов – Минзәлә районы башлыгы
Бишенче чакырылыш Минзәлә район советының оештыру утырышында депутатлар бертавыштан Айдар Сәлаховны район башлыгы итеп сайлады.
Фото: Илдус Шаһиев
Муниципаль сайлаулардан соң район советы составы формалашты, аңа җирле хакимият вәкилләре һәм районның шәһәр һәм авылларыннан депутатлар керде. Утырышны иң өлкән яшьтәге депутат — Иске Матвеевка авыл җирлеге башлыгы Дамир Латыйпов ачып җибәрде һәм алып барды.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район башлыгы вазифасына республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов раслаган Айдар Сәлаховның кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар кандидатураны раслаганнан соң яшерен тавыш бирү уздырылды: 37 депутат моңарчы 12 ел районны җитәкләгән Айдар Сәлаховны хуплады.
Нәтиҗәләр игълан ителгәч, залда көчле алкышлар яңгырады. Айдар Сәлахов тантаналы рәвештә район башлыгы антын бирде. Район башлыгы урынбасары итеп яңадан Наил Хисамбиев сайланды. Шулай ук район советының биш даими комиссиясе составы һәм аларның рәисләре расланды. Гүзәлия Әхмәдуллина «Районның контроль-хисап палатасы» муниципаль казна учреждениесе рәисе итеп билгеләнде.
Рәзиф Кәримов – Зәй районы башлыгы
Кичә хакимиятнең зур залында бишенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының беренче утырышы узды. Аның составына, район уставы нигезендә, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары, шулай ук һәр җирлектән депутатлар – вәкилләр керде.
Фото: ТР Зәй районы матбугат хезмәте
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә муниципаль район башлыгын сайлау булды. Депутатлар шулай ук җитәкче урынбасарын һәм контроль-хисап палатасы рәисен билгеләде.
Тавыш бирү йомгаклары буенча Зәй районы башлыгы итеп Рәзиф Кәримов сайланды. Аның урынбасары итеп Петр Уразайкин, Контроль-хисап палатасы рәисе итеп Саимә Минебаева билгеләнде.
Утырышта җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Ринат Фазылов һәм Николай Атласов, Татарстан Рәисе Территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе Фәнис Нуриев, Татарстан Хөкүмәте кураторы, Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин һәм башка чакырылган кунаклар катнашты.
«Чын күңелдән барыгызга да ышаныч өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең ярдәмгә өметләнәм: бары тик бергә, бер зур команда белән генә без куелган максатларга ирешә алачакбыз», - диде Рәзиф Кәримов коллегаларга һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп.
Равил Хисаметдинов – Биектау районы башлыгы
Кичә Биектау районы советы утырышында депутатлар Равил Хисаметдиновны район башлыгы итеп икенче срокка сайлады.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Бу формаль рәвештә эшләнгән нәрсә яки биографиядәге бер юл гына түгел, бу безнең районның һәр кешесе алдында зур җаваплылык», – дип ассызыклады Равил Хисаметдинов.
Аның сүзләренчә, шәһәр янында урнашкан районның үз үзенчәлекләре бар. «Монда бер ел өч ел кебек уза: төзелеш темплары, халык саны арту, инфраструктурага ихтыяҗ – барысы да аерым игътибар һәм стандарт булмаган карарлар таләп итә. Биектау районы – ул уникаль идарә мәктәбе, монда артык вакыт юк, монда нәтиҗә хәзер үк кирәк», - дип белдерде ул.
2021 елда Хисаметдинов эшкә керешкәннән бирле районда алга таба үсеш өчен ныклы нигез салынды: яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелде, юллар ремонтланды, коммуналь өлкә, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектлары яңартылды.
«Алда тагын да зуррак бурычлар көтә. Республика җитәкчелеге һәм район халкы ярдәме белән безнең бердәм команда иң кыю планнарны тормышка ашыра алачак, дип ышанам. Ышанычыгыз өчен рәхмәт. Аны конкрет эшләр белән акларга тырышачакмын!» - дип билгеләде ул.
Равил Хисаметдиновның кандидатурасын яклап Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.
«Биектау районы зур потенциалга ия. Соңгы елларда биредә ишегалларын төзекләндерүдән алып социаль инфраструктураны модернизацияләүгә кадәр бик күп әһәмиятле проектлар гамәлгә ашырылды. Әмма алда әле күп эшләр көтә. Моның өчен компетентлы, дәртле һәм үз эшенә тугры җитәкче таләп ителә», - дип ассызыклады ведомство башлыгы.
Айзатуллин ассызыклаганча, Хисаметдинов профессиональлек һәм республика хакимияте вәкилләре һәм район халкы белән конструктив диалог төзү сәләтен берләштерә.
«Шуның нәтиҗәсендә бик күп мөһим мәсьәләләр оператив һәм нәтиҗәле хәл ителә. Аның җитәкчелегендә республика һәм федераль программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. Район ышанычлы үсешен дәвам итәчәк, ә кешеләрнең тормышы тагын да уңайлырак һәм иминрәк булачак», – диде министр.
Сайлауны депутатлар раслады һәм Равил Хисаметдинов рәсми рәвештә Биектау районы башлыгы вазифасына икенче срокка кереште.
Вадим Никитин – Мамадыш районы башлыгы
Мамадышта V чакырылыш район Советының беренче сессиясе узды. Депутатлар районның хәзерге җитәкчесе Вадим Никитин кандидатурасын бертавыштан хуплады һәм аны яңадан башлык итеп раслады.
Фото: ТР Мамадыш районы матбугат хезмәте
Тавыш бирү алдыннан Никитин үз эшенең беренче елы нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, команда һәм депутатлар корпусы белән куелган төп бурычлар үтәлде яки гамәлгә ашыру стадиясендә.
«Мамадыш районы - Татарстанда диверсификацияләнгән икътисады, халык хуҗалыгының төрле тармаклары, бай табигате һәм хезмәт сөючән кешеләре булган иң зур территория. Мин без команда белән куйган бурычлар ирешелде яки үтәлә, дип ышаныч белән әйтә алам. Моның өчен конкрет адымнар ясалды һәм нәтиҗәләр дә бар. Сүз инфраструктура проектларын, беренче чиратта юл проектларын һәм социаль проектларны гамәлгә ашыру турында бара», - дип билгеләп үтте район башлыгы.
Ул шулай ук Территория үсешенең дәвамчанлыгын ассызыклады, бүгенге уңышларның соңгы дистә елларда алдагы җитәкчеләр салган ныклы фундаментка нигезләнүен билгеләп үтте. «Бу районның киләчәк үсеше өчен ышанычлы платформа тудыра», – диде Никитин.
Ленар Нургаянов – Әгерҗе шәһәре башлыгы
Әгерҗедә «Әгерҗе шәһәре» муниципаль берәмлеге советының беренче утырышы узды. Утырышны шәһәр Советының өлкән депутаты Резеда Галиуллина алып барды. Чара гадәттәгечә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан башланды. Көн тәртибендә муниципаль берәмлек башлыгын, район башлыгы урынбасарын һәм Әгерҗе район Советына вәкил сайлау мәсьәләләре торды.
Фото: © Динара Гобәйдуллина
Беренче мәсьәлә буенча шәһәр башлыгы итеп 16нчы бер мандатлы округ буенча депутат Ленар Нургаяновны сайлау тәкъдиме белән депутат Валерий Шамшурин чыгыш ясады. Ул Нургаяновның район һәм шәһәр үсеше өлкәсендәге эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде һәм, район башлыгы вазифасына сайланганда, Нургаянов муниципалитетның социаль-икътисади үсешенең иң катлаулы бурычларын үти алачагын билгеләп үтте.
Депутатлар Ленар Нургаянов кандидатурасын бертавыштан хуплады. Яңа сайланган шәһәр башлыгы ант кабул итте һәм депутатларга ышанычлары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Аннары көн тәртибендәге мәсьәләләр аның җитәкчелеге белән каралды. Әгерҗе шәһәре башлыгы урынбасары итеп ачык тавыш бирү юлы белән Рөстәм Ваһапов сайланды, ул да район Советына вәкил булды. Утырыш шәһәр Советының даими комиссияләре турындагы мәсьәлә буенча фикер алышу белән дәвам итте.
Илдус Зарипов – Лаеш шәһәре башлыгы
V чакырылыш Лаеш шәһәре Советының беренче оештыру утырышында депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән шәһәр башлыгын сайлады. Ул Илдус Зарипов булды.
Фото: © ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Утырышта яңа чакырылыш депутатлары, шул исәптән Дмитрий Дементьев катнашты, ул махсус хәрби операция уздыру урыныннан видеоэлемтә аша тоташты. Илдус Зарипов хезмәттәшләренә ышанычлары өчен рәхмәт белдереп, Лаеш районының социаль-икътисади үсеш буенча лидерлар рәтенә керүен билгеләп үтте. Яңа башлык шәһәрнең динамик үсешен дәвам итәргә планлаштыруын әйтте.
Камил Нәҗмиев – Тукай районы башлыгы
Тукай муниципаль районында район Советының сайлаулардан соң беренче оештыру утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә район башлыгын сайлау булды. Ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар бертавыштан Камил Нәҗмиевне сайлады. Ул ант итте һәм рәсми рәвештә үз вазифасына кереште, хезмәттәшләренә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде.
Фото: Тукай районы матбугат хезмәте
«Мин бергәләп Тукай районын тагын да чәчәк атучы һәм уңайлырак итә алачакбыз, дип ышанам», – диде Нәҗмиев.
Район башлыгы урынбасары вазифасына Рөстәм Закиров яңадан сайланды, ул соңгы елда район башлыгы вазифасын башкарды.
Утырыш эшендә Совет депутатлары, оешма-учреждениеләр җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Бариев, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Рәмис Сәфиуллов – Тәтеш шәһәре башлыгы
Тәтеш муниципаль районында шәһәр Советының һәм бишенче чакырылыш район Советының беренче утырышлары узды. Төп карарларның берсе - Рәмис Сафиулловны район һәм шәһәр башлыгы итеп яңадан сайлау. Утырыш администрациянең зур залында узды. Анда Татарстан Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, район Советы депутатлары, авыл җирлекләре башлыклары, предприятие һәм оешма җитәкчеләре катнашты.
Фото: Тәтеш районы матбугат хезмәте
Әгъзам Гобәйдуллин, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, районның соңгы еллардагы эш нәтиҗәләрен билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә 11 ел эчендә районда зур уңышларга ирешелгән: социаль объектлар төзелгән һәм капиталь ремонтланган, яңа эш урыннары булдырылган, Авыл хуҗалыгы ныгытылган, торак пунктлар төзекләндерелгән.
Рәмис Сафиуллов үзе депутатларга ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм аны яңадан сайлау турындагы карарны зур җаваплылык буларак кабул итүен ассызыклады.
«Районда соңгы еллардагы барлык казанышларга команданың бердәм эшләве һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм шәхсән республика Рәисе ярдәме нәтиҗәсендә ирешелде. Бу ярдәм безгә ышанычлы рәвештә алга барырга мөмкинлек бирә», - диде ул.
Район башлыгы яңа срокка төп бурычларны билгеләде: инфраструктураны үстерү, социаль объектларны төзү һәм ремонтлау, юлларны яңарту.
«Бүген безнең өчен иң төп бурыч – кешеләрнең тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру. Нәкъ менә шушы принцип безнең эшебездә нигез булып тора. Безнең бөтен көчебез район халкына яхшырак, уңайлырак һәм перспективалырак яшәү шартлары булдыруга юнәлтелгән. Үз ягымнан, мин сезнең өметләрегезне аклар өчен һәм Тәтеш җиренең чәчәк атуы өчен бөтен көчемне, тәҗрибәмне һәм белемемне куярмын», - диде Сафиуллов.
Узган сайлау нәтиҗәләре буенча Тәтеш районында барлык җирлекләрдә 161 депутат сайланды. Хәзер Совет тулысынча формалашкан, бу территорияне алга таба үстерү өчен яңа перспективалар ача.
Утырыш азагында ТР Муниципаль берәмлекләре советы рәисе депутатларны вазифага керешүләре белән котлады һәм аларга район халкы файдасына конструктив эш алып баруларын теләде.