Татарстанның өч шәһәрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителгән
Алабуга, Түбән Кама һәм Әлмәт шәһәрләрендә БПЛА һөҗүме куркынычы игълан ителгән. Халыкны яшеренү урыннарына төшәргә сорыйлар. Мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә 22.15 сәгатьтән Мәскәү вакыты белән «пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдә.