Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Айрат Җиһаншин Апас районы башлыгы итеп сайланды

0

24 сентябрьдә район администрациясенең актлар залында бишенче чакырылыш Апас районы Советының беренче утырышы узды. Анда Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, республика Рәисе Аппараты вәкилләре, оешма җитәкчеләре, ветераннар, дин әһелләре, бизнес һәм җәмәгать вәкилләре катнашты.

Утырыш башында, район Уставы нигезендә, аның эшен иң өлкән депутат – Дәвеш авылы җирлегеннән Хәйдәр Булатов ачты һәм алып барды.

Республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин депутатлар алдында чыгыш ясап, район ирешкән нәтиҗәләрне атады.

«Соңгы биш елда гына да Апас районында республика һәм федераль программалар буенча бик күп эш эшләнде. Социаль объектлар төзекләндерелә, суүткәргечләр яңартыла, юллар салына. Болар барысы да халыкка уңайлы булсын өчен эшләнә. Бу район башлыгының халык белән уртак эше нәтиҗәсе. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән район башлыгы вазифасына Айрат Җиһаншин кандидатурасын тәкъдим итәм», – диде ул.

Кандидатураны Дәүләт Советы депутаты Айдар Таһиров, районның баш табибы Алевтина Керимова һәм Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев хуплады. Радик Исмәгыйлев сүзләренчә, программалар ярдәмендә җирлектә 11 километр озынлыкта суүткәргеч яңартылган, су башнялары төзелгән, юллар тәртипкә салынган һәм халык өчен эш булдырылган.

«Айрат Җиһаншин махсус операциядә катнашучы егетләрне, аларның гаиләләрен һәрвакыт игътибар үзәгендә тота. Алда эшләр күп әле һәм аларны тормышка ашыру өчен ышанычлы җитәкче кирәк», – диде ул.

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча депутатлар Айрат Җиһаншинны бертавыштан район башлыгы итеп сайлаган. Җавап итеп ул, ышаныч һәм хуплау өчен рәхмәт әйтте.

«Соңгы еллар безнең район өчен сынаулар һәм саллы уңышлар чоры булды. Уртак тырышлык аркасында республиканың социаль-икътисади рейтингында 38 урыннан 16 урынга күтәрелә алдык. Оешканлык һәм хезмәт сөю безгә алга таба да үсәргә, халык өчен уңайлы тормыш шартлары булдырырга ярдәм итәчәк», – диде район башлыгы.

Утырышта депутатлар район башлыгы урынбасары мәсьәләсен дә карады. Айрат Җиһаншин администрациядә 2011 елдан бирле эшләүче һәм 2018 елдан башлык урынбасары вазифасын биләүче Ленар Хантимеров кандидатурасын тәкъдим итте. Депутатлар аның кандидатурасын бертавыштан хуплады.

Моннан тыш, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына бәйге уздыру турында да игълан ителде.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *