Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс»ны Россия чемпионының 23нче титулын яулаулары белән котлады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Динамо-Ак Барс» командасына чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионының 23нче титулын яулаулары белән котлау телеграммасы юллады.

Республика лидеры, хоккейчылар һәм команданың баш тренеры Араик Маргаряннан тыш, Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, Татарстан «Динамо» физкультура һәм спорт оешмасы рәисе Әсгать Сәфәровны, Татарстан Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты Марат Айзатуллинны һәм «Динамо-Ак Барс» клубы президенты Евгений Корольковны котлады.

«Кадерле хоккейчылар! Хөрмәтле Араик Арташович, Әсгать Әхмәтович, Марат Мансурович һәм Евгений Александрович!

«Динамо-Ак Барс»ның Ил чемпионатында җиңүе уңаеннан барыгызны да чын күңелдән сәламлим. Беренче тапкыр югары титул яулау җиңел түгел, әмма аны соңыннан тотып калу күпкә катлаулырак. Чемпионатның үз рекордын елдан-ел яңарткан Татарстан хоккейчылары моны 23нче тапкыр эшли алды.

Команданың искиткеч осталыгын, көрәшче характерын һәм көчле җиңү рухын күрсәтүенә генә түгел, ә республикада чирәмдәге хоккейны һәм «Динамо» хәрәкәтен үстерү белән шөгыльләнүчеләрнең бердәм һәм максатчан рәвештә уртак уңышка ирешүләренә дә шатмын. Җиңү шатлыгы һәм Татарстан өчен горурлык хисе өчен рәхмәт сезгә. Барыгызга да бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа якты казанышлар өчен илһам телим», - диелә Миңнехановның котлавында.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 22 апрельдә «Динамо-Ак Барс» Чирәмдәге хоккей буенча Россия Суперкубогына ия булды, ул Мәскәү өлкәсенең «Динамо-Электросталь» командасын 3:0 исәбе белән отты.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *