Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Кукмара районы Байлангар авылында модельле китапханә ачылды

0

Кукмара районы Байлангар авылында модельле китапханә ачылды. Биредә укучылар өчен уңайлы уку почмаклары, балалар өчен аерым зоналар булдырылган, яңа җиһазлар, компьютерлар, интерактив панельләр һәм башка техник кирәк-яраклар кайткан. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Авыл халкының сөенечен уртаклашырга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, Татарстан милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге мөдире Светлана Дәүләтшина һәм башкалар килгән иде.

«Шәһәрләрдәге кебек яхшы, затлы мәдәният йортында, районда бишенче – юбилей модельле китапханә ачыла. Бу - бик матур бәйрәм. Әмма аның артында саллы хезмәт ята. Модульле китапханә - бик зур мөмкинлекләр дигән сүз. Безнең заманда мондый шартлар юк иде. Китапханәдәге бер энциклопедиядән мәгълүматны эзләп, аны күчереп язып алып кайта идек. Ә хәзерге балалар бик бәхетле», - диде Резеда Гаянова, байлангарлыларның шатлыгын уртаклашып.

Винера Хисмәтова Байлангар авылы китапханәсендә 1988 елдан бирле хезмәт куя. Әлеге вазифаны ул Гадения апа Галиевадан кабул итеп алган. 2016 елдан китапханә Тәлгать Нәҗмиев исемен йөртә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *