«Татар сүзе» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә йомгак ясалды
Бүген Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Татар сүзе» V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе гала-концерты узды.
«Татар сүзе» Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла һәм телевизион проект буларак тормышка ашырыла.
Быел бәйгегә 4500 гариза килгән. Жюри әгъзалары алар арасыннан 38 җиңүчене билгеләгән.
Проект турында үз фикерен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов әйтте.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Аның сүзләренчә, әлеге бәйге киң колачлы һәм үз максатларын, һичшиксез, аклый алырдай проект.
«Моннан 5 ел элек бу проектны биредә, Татар дәүләт филармониясендә, башлап җибәргән идек. Бу бәйгене «Татарстан – Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе үз кулына алып, аңа яңа сулыш өстәде. Быел бәйгенең нәни юбилее», - диде ул.
Марат Әхмәтов сүзләренчә, бу проект татар теленең сафлыгы белән сокландыра.
Фото: © «Татар-информ», Фирүзә Гыйниятова
Бәйгедә җиңүчеләрнең исемлеге.
«Шигърият» номинациясе 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында:
I урын – Инзил Илгиз улы Закиров (Балтач районы)
II урын — Динә Илнур кызы Закирова (Казан шәһәре)
III урын — Хәят Руслан кызы Җәләева (Казан шәһәре)
«Шигърият» номинациясе 8-13 яшькә кадәр катнашучылар арасында:
I урын — Динә Ильшат кызы Әфризунова (Свердловск өлкәсе)
II урын — Искәндәр Денис улы Иванов (Минзәлә шәһәре)
III урын — Раил Рөстәм улы Фазулзянов (Казан шәһәре)
«Шигърият» номинациясе 14-17 яшькә кадәр катнашучылар арасында:
I урын — Илназ Ленар улы Морзаханов (Мөслим районы)
II урын — Әмилә Владимир кызы Феофанова (Биектау районы)
III урын — Иркә Айрат кызы Мәрдәнова (Апас районы)
«Шигърият» номинациясе 18 яшь һәм өлкәнрәкләр арасында:
I урын — Ринат Абзал улы Каюмов (Башкортстан Республикасы)
II урын — Илназ Илшат улы Сибгатуллин (Казан шәһәре)
III урын — Гөлнур Такиулла кызы Әхмәтҗанова (Зәй районы)
«Проза» номинациясе 7 яшькә кадәр катнашучылар арасында:
I урын — Дәлия Рөстәм кызы Камалова (Балтач районы)
II урын — Мәликә Ирек кызы Абдуллина (Балтач районы)
III урын — Зөбәйдә Алмаз кызы Гәрәева (Казан шәһәре)
«Проза» номинациясе 8-13 яшькә кадәр катнашучылар арасында:
I урын — Мәрьям Булат кызы Җаппарова (Казан шәһәре)
II урын — Эмил Илгиз улы Закиров (Балтач районы)
III урын — Сәидә Ильдар кызы Гарифуллина (Биектау районы).
«Проза» номинациясе 14-17 яшькә кадәр катнашучылар арасында:
I урын — Илнур Инсаф улы Әмирханов (Актаныш авылы)
II урын — Кәрим Рушан улы Галиев (Казан шәһәре)
III урын — Эльвина Руслан кызы Яруллина (Казан шәһәре)
«Проза» номинациясе 18 яшь һәм өлкәнрәкләр:
II урын — Луиза Тәбрис кызы Корбанова (Арча районы)
III урын — Риана Сулейман кызы Шовалеева (Пермь крае)
«Иҗади гаилә» номинациясе:
I урын — Сабирҗановлар гаиләсе (Балтач районы)
II урын — Билаловлар гаиләсе (Саба районы)
III урын — Шәйхлисламовлар гаиләсе (Зәй районы).
«Профессионаллар» номинациясе:
I урын — Фәнис Рәдиф улы Җиһаншин (Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты);
I урын — Ләйсән Илгизәр кызы Насыйбуллина (Татар дәүләт «Әкият» курчак театры)
II урын — Айзат Әнәс улы Хайруллин (Әтнә татар Дәүләт драма театры)
III урын — Алия Марат кызы Абдрашитова (Ш.Х.Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы (техникум))
III урын — Данил Рамиль улы Хәйруллин, Азалия Рим кызы Мөхәмәтшина, Гөлшат Фидан кызы Исламголова, Радмила Альбин кызы Нуретдинова, Ралина Халил кызы Янгирова, Алина Василь кызы Фәткуллина (З. Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты студентлары)
15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында үзем язган шигырь номинациясе:
I урын — Дания Нурулла кызы Галәветдинова (Казан шәһәре)
II урын — Илфак Мирза улы Ибраһимов (Актаныш авылы)
III урын — Гөлинә Рафаэль кызы Шәйхетдинова (Казан шәһәре)
«Туган тел» махсус номинациясе:
I урын — Лариса Петровна Чигвинцева, Ольга Васильевна Чигвинцева, Илья Андреевич Муканов, Елизавета Андреевна Муканова (Удмуртия Республикасы)
I урын — София Васильевна Никитина, Аксар Александрович Мамаев (Марий Эл Республикасы);
I урын — Наталия Николаевна Клементьева (Чүпрәле районы)
I урын — Ирина Дмитриевна Митяева (Чирмешән районы).