Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Самара өлкәсе Камышлы районында танылган татар шагыйре Сәйф Сараи сыны куелачак

0

Самара өлкәсе Камышлы районы үзәгендә Алтын Урда чоры татар әдәбиятының иң күренекле вәкилләреннән берсе саналган татар шагыйре Сәйф Сараи сыны куелачак. Һәйкәл Россия Президенты Владимир Путин карары буенча гамәлгә ашырыла торган «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча иҗтимагый территорияне төзекләндерү кысаларында куела. Бу хакта «Самара татарлары» сайты хәбәр итә.

Иҗаты татар шигърияте тарихында сизелерлек эз калдырган Сәйф Сараи, кайбер хәзерге тикшеренүчеләр фикеренчә, нәкъ менә Камышлы җирендә туган. Аның әсәрләрендә телгә алынган археологик табылдыклар һәм истәлекләр шагыйрьнең шушы җирдә 1321 елда тууын күрсәтә.

Бюстны кую Сәйф Сараи мирасына хөрмәт күрсәтү дә, авылның мәдәни тормышын үстерүдә мөһим адым да булачак. Һәйкәл Камышлы авылы үзәгендәге Җиңү урамындагы җәяүлеләр зонасы экспозициясенең бер өлешен тәшкил итәчәк.

Җирле хакимият сын кую инициативасын хуплый һәм тарихи хәтерне саклауның мөһимлеген ассызыклый, диелә хәбәрдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *