Әлмәттә яшәүчеләрне йогага чакыралар, ул суда була
27 һәм 28 сентябрьдә «Татарстанда җәй» проекты кысаларында уникаль чара – сапларда йога фестивале уза. Бу хакта «Әлмәт таңнары» яза.
Катнашучыларны онытылмаслык тәҗрибә көтә: сулыш алу практикасы, SUP такталарында баланслау һәм матур табигать фонында медитация. Чарада 200дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Программа, расписание һәм теркәлү турында тулырак мәгълүматны 8 950 311-46-45 телефоны аша алырга мөмкин.