Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30

Ярминкәдә Сабадан Ландыш Яруллина: Казан халкы кабак ярата

0

Казан агрәсәнәгать паркындагы республикакүләм ярминкәсе «Осталар шәһәре» дигән исем астында үтте. Сабаның Шекше авыл мәктәбендә эшләүче Ландыш Яруллина бу юлы күбрәк кабак алып килүләрен сөйләп үтте.

«Без Саба районының Шекше авылы мәктәбеннән кабаклар алып килергә булдык. Менә кабак бәлеше, аннары туралган туңдырыр өчен кабаклар һәм каклар алып килдек. Менә манты белән коймакларыбыз гына кабактан түгел, киләсе ярминкәләргә аларын да кабактан пешерербез әле. Кабаклар белән Казанны шаккаттырырга булдык. Кабаклар шул 25-30 сумнан йөри. Мәктәп яны бакчасында уңыш мул үстерелде, бар да уңыш белән сөендерде. Мин үзем мондый ярминкәдә беренче генә катнашуым, әмма алдагы елларда да киләсем килә», – дип фикерләре белән уртаклашты ул.

Ул шулай ук ярминкәләрнең халык өчен уңайлы булуын да искәртте.

«Ярминкә исә шушы ягы белән уңайлы – бер урында кирәкле бар нәрсәне алып була, сүпермаркетың бер якта торсын. Сайлау мөмкинлеге дә зур. Монда бәйрәм рухы, яхшы кәеф хөкем сөрә», – дип тә ассызыклады әңгәмәдәш.

Ярминкә сәхнәсендә Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең үзешчәннәре чыгыш ясады.

  • Ярминкәләр югары социаль әһәмияткә ия һәм алар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән республика авыл хуҗалыгы продукциясен сатуның иң кирәкле форматларының берсе булып тора. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров, Министрлык продукциягә базар бәяләрен мониторинглау буенча эш алып барды, шуннан чыгып ярминкә бәяләре тәкъдим ителде, дип билгеләп үтте.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *