Питрәч районы Көек авылында мәчет төзү өчен җир кишәрлеге мөхтәсибәткә тапшырылган
Питрәч районы Көек авылында мәчет төзү өчен җир кишәрлегеннән файдалануга рәсми рөхсәт бирелде. Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының бу карары хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Документ нигезендә, Тынычлык урамындагы 831 кв. м мәйданлы җир кишәрлеге Питрәч мөхтәсибәтенә тапшырылган. Дини объект төзелеше хәзерге вакытта алып барыла, ул 2023 елда башланган. Яңа ике катлы «Фатыйма» мәчете 500 кешегә исәпләнгән.