Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025

Татарстанда өлкәннәр декадасында 100 яшен тутыручыларга бүләк җыелмалары тапшырылачак

0

Быел өлкәннәр ункөнлегендә Татарстанда бик күп чаралар планлаштырылган. Барлык предприятиеләр һәм оешмалар ветераннарны хөрмәтләячәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Йөз яше тулганнарга Рәис исеменнән бүләк җыелмалары тапшырылачак. Район башлыкларына үз хезмәтләре белән Татарстанның һәм Россиянең социаль-икътисади үсешенә өлеш керткән кешеләрне котлау бурычы куелган», – дип сөйләде Зарипова.

Барлык районнарда да кайнар элемтә телефоннары эшләячәк, бушлай юридик һәм хокукый ярдәм оештырыла, өлкән яшьтәге гражданнарны эшкә урнаштыру өчен вакансияләр ярминкәсе узачак, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләячәкләр.

Шулай ук ерак авылларда яшәүче өлкәннәргә медицина ярдәме күрсәтү өчен мобиль табиблар бригадасы чыгачак.

Декада көннәрендә театрлар, китапханәләр, туган якны өйрәнү музейлары, музей-тыюлыклар, Татарстан шәһәрләре һәм авыллары тарихы музейлары үз фондларын ачачак һәм өлкән кешеләр өчен бушлай чаралар уздырачак. Студентлар отрядлары «Десант добрых дел» акциясен үткәрәчәк һәм ерак районнарда ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтәчәк.

1-10 октябрьдә республиканың барлык белем бирү оешмаларында һәм «Беренчеләр хәрәкәте»нең төбәк бүлекчәләрендә чаралар планлаштырылган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *