Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Сентябрь
2025

Хезмәт министрлыгы хезмәт ветераннарына нинди ташламалар булуын аңлатты

0

Республика өлкәннәре социаль ярдәм чараларыннан файдалана. Ташламалар алучыларның зур когортасы - хезмәт ветераннары. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында брифингта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

«Хезмәт ветераны булып ике шартка туры килә торган кеше санала – дәүләт бүләкләре яки ведомство мактау билгеләре, шулай ук хезмәт (иминият) стажы булу. Хатын-кызлар өчен – 20 ел, ирләр өчен - 25 ел. Ведомство билгеләре – мисал өчен, мәгариф системасында РФ Фән һәм югары белем министрлыгының «Ветеран» күкрәк билгесе һәм РФ Мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы» билгесе», – дип сөйләде ул.

Сәламәтлек саклау, социаль яклау һәм авыл хуҗалыгы системасындагы ведомство билгеләре - тиешле министрлыкларның Мактау грамоталары, финанс өлкәсе хезмәткәрләре өчен – «Финанс эше отличнигы» күкрәк билгесе, ә транспорт өлкәсе хезмәткәрләре өчен - «Россиянең Мактаулы транспорт хезмәткәре» күкрәк билгесе.

«Хезмәт ветераннары, тиешле яшькә җиткәч, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Шул ук вакытта керем күләме аз булып, 20 мең сумнан да кимрәк булган очракта», – дип өстәде Зарипова.

Хезмәт ветераннары ай саен 630 сум күләмендә акчалата түләү, торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент субсидия, стационар телефон, антенна өчен түләүгә 50 процент субсидия, су, шәһәр яны тимер юл транспортына, социаль юл йөрү билетына 50 процент субсидия ала, теш протезлары һәм колак протезлары түләүсез ясала. Хәзерге вакытта 133 мең кеше ярдәм ала.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *