Сугыш ветераны Әмир Юнисовка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды
Халыкара өлкәннәр көнендә Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Әмир Сәмиулла улы Юнисовка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Фото: © Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналы
Әмир Юнисов Горький өлкәсенең Олы Рбишча авылында туган. Аның әтисе совет-фин сугышында катнаша. Улы тугач, гаилә Ленинградка күчеп китә, шул вакытта Бөек Ватан сугышы башлана.
Ленинград камалышы вакытында ул шәһәрдә яши. Киров заводында, электр приборлары заводында эшли, траншеялар казуда катнаша.
Декабрьдә ветеранга 96 яшь тула.