Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Ата-аналарны Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбен икенчесе белән берләштерү ихтималы борчый

0

Кичә Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбендә – «Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәптә» учреждениене башка мәктәп белән берләштерү мөмкинлегенә багышланган җыелыш узды. Бу хакта «Миллиард.Татар» басмасының Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.

Татарстанның Мәскәүдәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, әле узган елда ук башкала мэриясенә мәктәпнең мөстәкыйль статусын саклап калуны сорап хатлар җибәргәннәр. Быел Мәскәү мэры Сергей Собянин адресына шундый мөрәҗәгатьне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

Фәйзуллин сүзләренчә, республиканың Тулы вәкаләтле вәкиллеге 1186нчы мәктәп белән даими элемтәдә тора. Биредә Каюм Насыйри исемендәге үзәк эшли, укучылар Казанда туган тел буенча үткәрелгән халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулый, татар мәдәниятен һәм тарихын саклау буенча даими чаралар, билбау көрәше буенча чемпионатлар һәм башка инициативалар уза.

Ул билгеләп үткәнчә, Тулы вәкаләтле вәкиллек мәктәпкә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша һәм 90нчы еллар ахырында ук урнашкан традицияләрнең (моңа татар телен укыту да керә), сакланып калуы белән кызыксына. Мәктәпне берләштерүгә бәйле вазгыять вәкиллектә дә, республика җитәкчелегендә дә җитди борчу уята, дип өстәде Фәйзуллин.

Белем бирү эчтәлеге этномәдәни компонентлы мәктәп Мәскәүдә 1997 елда ачылган, ул элеккеге балалар бакчасы бинасында эшли башлаган, ә 2008 елда яңа корпуска күчкән. 2025 елда чыгарылыш сыйныф укучылары Мәскәү шәһәренең 2 көмеш һәм 7 алтын медаленә лаек була. Хәзер мәктәптә 641 бала укый.

Башка мәктәп белән берләштерелгән очракта, ата-аналар татар теле дәресләре бөтенләй юкка чыгарга мөмкин дип курка.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *