Равил Әхмәтшин КФУның I курс студентлары белән очрашты, студентларга медальләр тапшырды
ТР вице-премьеры, Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин КФУның Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты каршында эшләүче Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең беренче курс студентлары белән очрашты. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Телеграм-каналында хәбәр иттеләр.
Очрашуны институт директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов ачты. Чара башында Әхмәтшин Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге заказы буенча әзерләнгән «Армия генералы М.Ә.Гәрәевкә 100 ел» истәлекле медален тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында махсус хәрби операциядә катнашучы студентлар: бишенче курс студенты Виктор Воропаев һәм өченче курс студенты Евгения Макарова да бар иде.
Тулы вәкаләтле вәкил билгеләп үткәнчә, җәмгыятьтә еш кына яшьләрне тәнкыйтьләүләрен ишетергә мөмкин, әмма ул үзе аны «бик яхшы» дип саный һәм моны үз чыгышларында һәрвакыт искәртеп үтә.
Ул студентларга Татарстанның Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге эшчәнлеге, аның максатлары һәм бурычлары, шулай ук, яшьләр инициативаларын да кертеп, башкалада якташларны берләштерү юнәлешендә алып барыла торган эш турында сөйләде.
Әхмәтшин үзенең студент тормышы һәм укытучылары турындагы истәлекләре белән уртаклашты, даими үсешнең мөһимлеген билгеләп үтте. Соңыннан ул студентларга чит телләрне өйрәнүгә күбрәк игътибар бирергә һәм мөмкинлек булган очракта икенче югары белем алырга киңәш итте.