РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе хәрбиләргә 60лап хәләл продукт җыелмасы таратты
Бүген, 1 октябрьдә, Россия Федерациясе мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Хәйрия фонды хезмәткәрләре Республика клиник хастәханәсе каршындагы хәрби госпитальдә ятучы хәрбиләргә хәләл продуктлар тутырылган пакетлар өләштеләр. Анда Россия мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясенең Хәйрия фонды җитәкчесе Радэль Валькаев һәм Абу Али Ибн Сина мәчете имамы Рәшид хәзрәт Сибгатуллин һәм башкалар катнашты.
«60 тан артык хәләл продукт җыелмасы алып килдек. Һәр палатаны аерым карап чыктык, хәрбиләр белән сөйләштек. Аларның күбесе – Татарстаннан, кайберләре – башка төбәкләрдән. Бүген бирегә унлап ассоциация әгъзәсы килде. Кайберләре беренче тапкыр түгел, шуңа күрә хәрбиләр танып ала, рәхмәтләрен әйтә», – дип сөйләде Россия Федерациясенең Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Айдар Шаһимәрдәнов.
Аның сүзләренчә, хәрбиләргә аралашу мөһим. «Атна саен диярлек Республика клиник хастәханәсе каршында эшләп килүче госпитальгә барып, хәрбиләр белән очрашабыз. Һәркемнең үзенең теләк-ихтыяҗлары бар: кемгәдер дини әдәбият кирәк, кемгәдер тәмле ризыклар, икенчесенә мисвак, түбәтәй, тәсбих. Без алар белән даими элемтәдә булып, ярдәм итәргә тырышабыз. Әмма иң мөһиме — җанлы аралашу. Хәрбиләр өчен монда, туган җирдә, алар турында кайгыртучы кешеләр булуын тою мөһим. Гомумән, бүген бөтен ил ярдәм итә: кемдер җылы сүз белән, кемдер эш-гамәл белән, кемдер матди яктан булыша. Кемдер оекбаш бәйли, кемдер аш әзерли. Безнең ассоциация әгъзаларының барысы да бу эштә актив катнаша», – диде ул.
Айдар Шаһимәрдәнов ассоциациянең алгы сызыкта булган хәрбиләргә булышуы турында да сөйләде. «Безнең ассоциация әгъзалары махсус хәрби операция башланган көннән үк актив катнаша. Хәйрия ярдәменең бер өлеше турыдан-туры махсус хәрби операция зонасына җибәрелә. Анда безнең белән даими элемтәдә торучы кешеләр бар. Кирәк-ярак әйберләр – аккумуляторлар, кием-салым, башка кирәкле нәрсәләрне сатып алабыз. Аерым билгеләп үтәргә кирәк: анда Мөхәммәд хәзрәт бар, ул кыр имамы буларак, гел фронт сызыгында хезмәт итә. Без аның белән даими элемтәдә торабыз. Кайчак ягулык кирәк була, кайчак конкрет сораулар буенча ярдәм сорыйлар. Ул безгә мөрәҗәгать итә, ә без кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз», – дип сөйләде ул.
Продуктлардан кала, хәрбиләргә Рәшид хәзрәт Сибгатуллин үзе тәрҗемә ясаган «Сердечное обращение отца в наставление сыну» дип аталган дини китаплар бирде һәм мәчеткә килергә чакырды. Бер хәрби хәзрәткә гарәп телендә теләкләр язылган кием беркетмәсен бүләк итте.
Рәшид хәзрәт Сибгатуллин Республика клиник хастәханәсе каршында эшләп килүче госпитальдә хәрбиләр белән даими очрашып тора. «Мин Россия Ислам институтында укытучы булып эшлим һәм Абу Али ибн Сина исемендәге мәчеттә имам вазифасын үтим. Әлеге мәчет Балалар республика хастаханәсе территориясендә урнашкан. Без анда балалар белән эшлибез, Республика клиник хастәханәсе белән дә хезмәттәшлек итәбез. Госпитальдәге яралылар янына килеп, аларга сүз белән дә, дин белән дә ярдәм итәргә тырышабыз.
Ярдәм кирәк булганда егетләр үзләре мөрәҗәгать итәләр. Без тиз арада җавап бирергә тырышабыз. Хәрбиләрне мәчеткә чакырабыз. Анда болай гына килеп утырырга, ял итәргә мөмкин. Хатын-кызлар өчен өске катта, ир-атлар өчен аскы катта заллар бар», – дип сөйләде ул.
«Монда якынча 300 яралы, 60лап палата бар. Без шул санга карап 60 пакет әзерләдек: чәй, тәм-томнар, кирәк-яраклар. Әлбәттә, сугышчылар саны үзгәреп тора: кемнедер чыгаралар, яңалары килеп ята. Диненә карамастан, барысына да ярдәм итәргә, һәрберсе белән дә сөйләшергә тырышабыз», – дип сөйләде Рәшид хәзрәт Сибгатуллин.
Госпитальдә врач-хирург булып эшләүче Радий Гомәров хәрби госпитальгә фронтның төрле юнәлешләреннән яралылар китерелүе турында сөйләде. «Монда фронтның барлык юнәлешләреннән дә китерәләр дияргә була. Көньяк, төньяк, көнчыгыш фронттан, шулай ук Үзәк хәрби округтан. Пациентлар арасында Казан, Пермь, Екатеринбург, Самара, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән килгәннәр бар», – дип сөйләде ул.
Ул Республика клиник хастәханәсенә караган хәрби госпиталендә 2023 елның июнь аеннан бирле эшли. «Һәр хәрбинең җәрәхәте үзенчә катлаулы. Хәзерге сугышта утлы корал гына кулланылмый. Күп очракта яралылар дроннар, артиллерия снарядлары, шартлаткыч миналардан зыян күрә. Шуңа күрә күбесендә күптөрле җәрәхәтләр (политравмалар) күзәтелә: бер үк вакытта тән пешәргә, сынулар, баш, күкрәк, эчке органнар һәм аяк-куллар зыян күрергә мөмкин», дип сөйләде Радий Гомәров.