Министр урынбасары: Аферистлар кешеләрнең ялгыз булуыннан файдалана
«Мошенникларга һәм аларның схемаларына каршы көрәш» темасына бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе булды.
«Мошенникларның 50 процент корбаннары— өлкән яшьтәге кешеләр. Аферистлар кешеләрнең ялгыз булуыннан файдаланалар яки тиз карар кабул итүләрен игътибарга алалар. Аларга мошенниклыкның яңа схемалары турында белемнәр һәрвакытта да җитми. Мондый халыкның бер өлеше дәүләт карамагында. Безнең министрлыкта өйдә хезмәт күрсәтү бар, безнең хезмәткәрләр «куркынычсызлык мәктәпләре» үткәрә», — ди ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова.
- Бу мәктәп аша 10 меңгә якын кеше үткән. Кагыйдә буларак, мошенниклар һәрвакыт барысын да тиз эшләргә таләп итә, диләр. Кеше ориентлашырга һәм моңа каршы торырга өлгермәсен өчен. Мошенникларның һөҗүмнәренә дучар булган төп категорияләрнең берсе — пенсионерлар булуын да билгеләп узалар.