Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Казанда «Мәктәп чисталык кубогы» турнирының беренче этабы узачак

0

Казанның Совет районындагы каенлык территориясендә 3 октябрьдә «Мәктәп чисталык кубогы» турниры уздырыла. Әлеге экология чарасында ике яки дүрт баладан торган командага тупланып, 5–8 һәм 9–11 сыйныф укучылары катнашачак. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балаларга чара кысаларында өч этап узарга туры киләчәк. «Чиста уеннар»да һәр команда, мобиль кушымтада баллар туплап, билгеле бер мәйданчыктан чүп калдыклары җыярга тиеш була. Татарстанның һәр территориаль зонасында барлыгы алты уен оештырылган. Казанда экология турниры җомга көнне узачак.

Алдагы этап – 6 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр экология онлайн-марафоны булачак. Командалар биремнәрне «Другое дело» платформасында эшләячәк. Катнашучылар үзләрендә көндәлек тормыш өчен кирәкле экогадәтләр булдырып, якындагы калдык җыю нокталарын табачаклар һәм укый торган мәктәпләрендә экологик чаралар уздырачаклар.

Экологик квиз турнирны йомгаклау этабы булачак. Квизда рейтинг нәтиҗәләре буенча иң яхшы 50 команда катнашачак. Интеллектуаль уенда балаларга туган як табигатенә, экологиягә кагылышлы тәкъдим-фикерләргә һәм аңлы рәвештә куллану кагыйдәләренә бәйле сорауларга җавап бирергә туры киләчәк.

Командага һәр этап өчен баллар исәпләнәчәк. Турнир ахырында әлеге балларны кушып, җиңүчене билгеләячәкләр. Иң яхшы командалар бүләкләр белән бергә, эковолонтерлыкны үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләргә ия булачак.

«Мәктәп чисталык кубогы» экология турниры – Татарстанның гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасындагы ярышлар ул. Проект «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәте грант ярдәме белән гамәлгә ашырыла.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *