Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы ноябрьдә ачылачак
Һиндстанның Казандагы Генераль консуллыгы агымдагы елның ноябрендә ачылачак. Бу хакта Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «TIME: Россия-Һиндстан. Үзара нәтиҗәлелек» бизнес-форумы кысаларында 8-10 октябрьдә узачак Һинд киносы фестиваленә багышланган матбугат иртәнге ашында хәбәр итте.
«Бу мөмкин иде, бары тик без даталар буенча синхронлаштык. Генераль консуллык ноябрьдә ачылачак, моны алданрак эшләү мөмкин түгел. Ә форумның [«TIME: Россия-.Һиндстан»] көнен без бер ел элек билгеләдек», – диде Миңнуллина, Һинд вәкиллеге бизнес-форум көннәрендә ачыла аламы дигән сорауга җавап биреп.
Элегрәк Һиндстанның Казанда һәм Екатеринбургта генераль консуллыклар ачу планнары билгеле булды. Россия Тышкы эшләр министрлыгы бәяләвенчә, яңа консуллык учреждениеләре ачылу ике яклы төбәкара элемтәләрне алга таба үстерергә ярдәм итәчәк һәм сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлеккә, үзара туристлар агымын арттыруга өстәмә этәргеч булачак, шулай ук ике ил гражданнары өчен дә консуллык хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттырачак.