Уфада дөньякүләм танылган артистлар Әскар һәм Илдар Абдразаковларның әнисе вафат булган
Уфада дөньякүләм танылган артистлар Әскар һәм Илдар Абдразаковларның әнисе Тәскирә Абдразакова вафат булган. Аңа 78 яшь иде. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.
Тәскирә Нәгыймҗан кызы Абдразакова 1946 елның 25 октябрендә Уфада туа. Педагогика училищесының сәнгать бүлеген тәмамлый, 1976 елга кадәр театр сәнгать остаханәсендә декоратив рәсем сәнгате рәссамы булып эшли. Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы сәнгать советына керә.
Ләкин аның тормышының төп эше гаилә була. Аның ире башкорт кино сәнгатенә нигез салучы, милли мәдәниятне үстерүче һәм саклаучы Әмир Габделман улы Абдразаков була, хәзер аның исемен «Башкортстан» киностудиясе йөртә. Тәскирә Нәгыймҗан кызы иренең фильмнарын әзерләүдә актив катнаша.