Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Мәгариф һәм фән министрлыгы: Укучыларның технологик белем алуга карата кызыксынуы арта

0

Татарстан мәктәпләрендә укучыларның дүрттән бер өлеше технологик профильне сайлый. 2021 ел белән чагыштырганда, бу юнәлештә укырга теләүчеләр саны сизелерлек арткан. Бүген ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Алексеева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«2023 елның сентябрендә без балаларга профильле белем бирүне һәм профиль алды әзерлеген үстерү концепциясен башлап җибәрдек. Концепция «Уңыш» дип атала, ул кадрлар һәм технологик лидерлыкка ирешүгә юнәлдерелгән. Барлыгы ун юнәлеш гамәлгә ашырыла, шуларның алтысы технологик профильгә бәйле. Алар – «Инженерлык республикасы», «Авиасыйныфлар», «Судосыйныфлар», «Цифрлы сыйныфлар», «Энергосыйныфлар» һәм «Машина төзүче» юнәлешләре», – дип сөйләде ул.

Алексеева китергән мәгълүматлар буенча, Татарстанда агроюнәлешкә ихтыяҗ аеруча зур. Төбәк мәктәпләрендә белем алучылар өчен төрле һөнәри ориентация чаралары үткәрелә. Май аенда агротехнопарк территориясендә «Мин Агрога» һөнәри ориентация фестивале узды, башлангыч мәктәп укучылары терлекчелек һәм үсемлекчелек юнәлешләре белән танышты.

«Тармак икътисадына кадрларны үз вакытында сайлап алу өчен республикада һөнәри ориентациянең бердәм моделе гамәлгә ашырыла. Балалар «Россия – минем офыкларым» проектында катнаша, сыйныф җитәкчеләре балаларга төрле һөнәрләр турында сөйли, укучылар технологик профиль сайлау өчен предприятиеләргә экскурсияләргә бара», – дип искәртте Алексеева.

Аның сүзләренчә, 385 партнер предприятие мәктәпләр белән килешү төзегән, һөнәри ориентация эшенә югары уку йортлары да кушылган.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *