Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Максим Топилин Чүпрәле районында халыкка хезмәт күрсәтү пунктын ачуда катнашты

0

Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин Чүпрәле муниципаль районының Кече Чынлы авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын ачуда катнашты. Чарада катнашучылар арасында шулай ук район башлыгы Марат Гафаров һәм ТР Кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов та бар иде. Бу хакта Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кече Чынлы - райондагы иң зур авылларның берсе. Биредә 570 йорт исәпләнә, аларда меңнән артык кеше яши. Авылдан район үзәгенә кадәр ара – 28 чакрым, кешеләргә анда барып җитү һәрвакытта да уңайлы түгел.

Максим Топилин сүзләренчә, пункт ачылу нәтиҗәсендә кешеләрнең барлык кирәкле продукцияне вакытында алу мөмкинлеге булачак. Киштәләрдә, нигездә, җирле җитештерүчеләрнең товарлары булуы мөһим.

«Шундый кечкенә адымнар безне яхшырак, уңайлырак тормышка көннән-көн ныграк якынайта. Чөнки биредә мәктәпләр ремонтлана, юллар төзелә, гомумән, кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү өчен актив эш алып барыла!» - дип искәртте Максим Топилин.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *