Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Азнакай район башлыгы 101 яшьлек ветеранны Өлкәннәр һәм укытучылар көне белән тәбрикләде

0

Азнакай район башлыгы Түбән Якый авылында яшәүче 102 нче яшен түгәрәкләүче педагог - ветеран Таһирә Әсәнованы Өлкәннәр һәм укытучылар көне белән тәбрикләде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Таһирә апа сугыш чоры баласы буларак, колхозда сабан да сөргән, көлтә дә бәйләгән, икмәк ташыган. Яшь кыз читтән торып Бөгелмәдә укытучылыкка укый һәм шуннан соң аның бөтен хезмәт юлы балалар укыту белән бәйле.

Таһира апа бүгенге көндә улы Гамир, килене Фәйрүзә тәрбиясендә, кодагые Гасима белән матур гына яшәп ята. Сәламәтлегеннән зарланмый, зиһене дә яхшы. Әбинең тугыз оныгы һәм 21 оныкчыгы бар.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *