«Миллиард.Татар» укучылар ярдәмендә 2025 елның иң әһәмиятле вакыйгасын билгеләячәк
«Миллиард.Татар» интернет-басмасы «Ел татарлары» рейтингы кысаларында укучылар белән бергә 2025 елның иң әһәмиятле вакыйгасын сайлаячак.
Номинантлар арасында, аерым алганда, Татарстан Республикасы Рәисен сайлау (бу вазифага янә Рөстәм Миңнеханов билгеләнде), Бөтендөнья татар конгрессының «Милләт җыены»н уздыруы, археологларның Касыйм шәһәрендә XVII гасырга караган хан мавзолееның калдыкларын табуы, VIII Халыкара Алтын Урда форумын уздыру һәм Алтын Урда тарихы буенча программа кабул итү, «Су анасы», «Шүрәле» һәм «Камыр Батыр»га хокукларның Татарстанга кайтарылуы бар.
Моннан тыш, VK-fest та татар мәйданчыгы барлыкка килүне, шәһәр мохитендә татар халкы белән бәйле истәлекле билгеләр куюны, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа срокка сайлануын, мәктәп предметы буларак «Туган тел» өчен көрәшне һәм Алматыда мәдәни үзәкне татар җәмәгатьчелегенә кайтаруны сайлап алырга мөмкин.
Эксперт комиссиясе составына журналистлар, галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр һәм мәдәният эшлеклеләре керде. Ачык онлайн-тавыш бирү «Миллиард.Татар»ның Telegram-каналында һәм басманың «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә оештырылган.