Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда иң күп балалы гаилә 12 бала тәрбияли

0

Татарстанда иң күп балалы гаилә республиканың Әлмәт районында яши. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.

Әлмәт районы матбугат хезмәтендә ачыклык кертүләренчә, биредә 12 балалы (биш малай һәм җиде кыз) Федоровлар гаиләсе турында сүз бара.

«Бу гаиләдә иң өлкән бала – 2004, ә иң кечесе 2025 елгы», - дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Бүгенге көндә Федоровларның олы кызы инде кияүгә чыккан һәм үз гаиләсе белән яши, тагын бер улы - университетта, өченчесе көллияттә укый. Күп балалы гаиләнең биш баласы мәктәптә укый. Калганнары өйдә белем ала.

Балаларның әти-әнисе - Ирина һәм Денис Федоровлар 22 ел бергә гомер итә. Бүгенге көндә алар Колшәрип авылында үз йортлары белән яши.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы нигезендә Ирина Федорова «Ата-ана батырлыгы» медале белән бүләкләнгән иде. Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *