Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Миңнеханов «ТЕМП» форумы кысаларында оештырылган металл эшкәртү күргәзмәсен карады

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов металл эшкәртү һәм аддитив технологияләр буенча «ТЕМП» Глобаль форумы кысаларында оештырылган махсуслаштырылган күргәзмәдә булды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән продукция һәм яңа технологияләр белән танышты. Экспонатларны металл эшкәртү һәм станоклар җитештерү белән шөгыльләнүче компанияләр, сәнәгать кластеры предприятиеләре тәкъдим итте.

Фото: © ТР Рәисенең матбугат хезмәте

Экспозициядә Беларусь һәм Кытай, шулай ук Россия төбәкләреннән компанияләр тәкъдим ителгән. Татарстаннан тыш, бу Мәскәү һәм Санкт-Петербург, Алтай, Краснодар һәм Пермь крайлары, Владимир, Курган, Липецк, Мәскәү, Түбән Новгород, Саратов, Свердловск, Смоленск, Ульяновск һәм Чиләбе өлкәләре, Башкортстан, Удмуртия һәм Чувашия Республикалары.

Күргәзмә һәм «ТЕМП» форумы чаралары «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында уза. Аның кысаларында «Металл эшкәртүнең киләчәге: трендлар һәм технологияләр 2025-2030» темасына пленар утырыш узачак.

Видео: ТР Рәисенең матбугат хезмәте.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *