Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Габдулла Кариев театры композитор Салих Сәйдәшевның 125 еллыгына спектакль әзерли

0

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшевның 125 еллыгы уңаеннан премьера әзерли. Спектакльне Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәренә нигезләнеп, Мәскәүдән чакырылган режиссер Виктория Печерникова куя.

Бу хакта бүген журналистлар белән очрашуда Габдулла Кариев театры җитәкчесе Илнур Гайниев хәбәр итте.

«Спектакль яшь Салих Сәйдәшев турында. Ул Әмирхан Еникинең «Гөләндәм туташ хатирәсе» әсәренә нигезләнгән, ләкин исеме үзгәртеләчәк. Быел декабрь аенда бөек композиторның тууына 125 ел, әлеге датаны һичшиксез зурлап билгеләп үтәргә кирәк, безнең әзерлек эшләре инде башланып китте», – диде ул.

Кариев театрының әдәби бүлек мөдире Алсу Габдуллина спектакльдә әсәрдән тыш, композиторның тормыш вакыйгаларына бәйле башка мизгелләр дә сурәтләнәчәген искәртте.

«Режиссер белән спектакль турында уйланганда шундый фикергә килдек – спектакль бер әсәргә генә бәйле булырга тиеш түгел. Безнең тарафтан күбрәк темалар күтәрелергә тиеш. Айдар Әхмәдиев (Салих Сәйдәшев музее мөдире – ТИ) композитор турында бик күп кызыклы фактлар белә, аларны тамашачыларга да җиткерәсебез килә. Бу – Әмирхан Еники әсәренә нигезләнгән яңа спектакль булачак», – дип аңлатты ул.

  • Спектакльнең режиссеры Виктория Печерникова, инсценировка авторы – Айдар Әхмәдиев, композитор – Миләүшә Хәйруллина, балетмейстер – Марат Казыйханов.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *