Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе эшли башлады
Бүген Казанның Мәрҗани мәчетендә «Коръән дөньясы» Россия-Катар интерактив күргәзмәсе ачылды. Әлеге проектны Россия мөселманнары Диния нәзарәте һәм Катар Дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы оештыра.
Күргәзмәдә Коръәннең борынгы язу ысуллары, телдән тапшыру һәм беренче язучыларның эше, Коръәннең Россиядә һәм дөньяда басылу тарихы, шулай ук аның кешелеккә универсаль юллама булуы турында мәгълүмат бирелгән.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Ачылу тантанасында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Рушан Аббясов, Катар дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы, шулай ук Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре, Россиядәге традицион дин әһелләре катнашты.
«Мәгълүм булганча, Россиядә генә түгел, бөтендөнья Коръән «Ар-Расм Әл-Усмани» стандартына туры китереп беренче тапкыр Казанда басылган. Әлбәттә, моңа кадәр Европада, 1787 елда Санкт-Петербургта Коръәннәр бастырганнар, ләкин барлык кагыйдәләргә туры китереп, шартларын дөрес итеп үтәп, ул 1803 елда Казанда чыга. Безнең өчен бу бик зур горурлык, мондый тарихи вакыйганы онытырга ярамый», – дип билгеләп үтте Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Камил хәзрәт «Коръән дөньясы» халыкара күргәзмәсен оештыру өчен Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, мөфти Рушан хәзрәт Аббясовка рәхмәт белдерде һәм истәлеккә 1803 елда Казанда бастырылган «Казан басмасы»ның күчерелмә вариантын бүләк итте.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Татарстан Республикасы Рәисенең «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эше мәсьәләләре буенча җитәкче ярдәмчесе Марат Гатин кунакларны «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме исеменнән сәламләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның инде 20 ел дәвамында Россия һәм Татарстанның ислам дөньясы илләре белән элемтәләрен үстерүгә, ныгытуга, киңәйтүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Бүген әлеге күргәзмәне без Катар дәүләтеннән хезмәттәшләребез белән берлектә ачабыз. Безнең дәүләтләребез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез нык бәйләнгән. Киләчәктә дә мондый проектлар күбрәк булсын иде», – дип ассызыклады ул.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Күргәзмәнең төп экспозициясе – зур стенд Коръәннең иңдерелүе һәм сакланышы турында сөйли. Ул Коръәннең Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә иңдерелгән вакытыннан алып, заманча, санлы басмаларга кадәр вакытны колачлый.
Төп экспозициядән тыш, күргәзмәдә интерактив мәйданчыклар да тәкъдим ителә. Күргәзмә мәйданчыгында Россия һәм Катар режиссерларының Ислам мәдәнияте һәм рухи кыйммәтләргә багышланган документаль һәм нәфис фильмнары күрсәтеләчәк.
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Коръән дөньясы» халыкара күргәзмәсе беренче тапкыр 2024 елның ноябрендә Мәскәүдә тәкъдим ителгән иде. Быел ул төбәкара статус алды. Экспозиция Мәскәү, Саратов һәм Саранск шәһәрләрендә күрсәтелде. Хәзер исә үз эшен Казанда дәвам итә.
- Күргәзмә Мәрҗани мәчетендә 4-6 октябрь көннәрендә 10:00 –18:00 сәгатьләрдә эшләячәк.