Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Марат Әхмәтов язучыларга: Сезнең көчегезгә республика җитәкчелеге ышана

0

Татарстан Язучылар берлегенең чираттан тыш корылтаенда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та язучыларга фикерләрен ирештерде. Корылтай уздыруның төп сәбәбе – ТР Язучылар берлегенең Россия Язучылар берлегенә берләшүе иде. Әлеге көндә РФ Язучылар берлегенә Владимир Мединский рәислек итә.

«Бу бик дөрес карар һәм мин элек Совет язучыларына, үткән гасырның 70-80нче елларында булган игътибарны, ихтирамны хәтерлим. Россия Язучылар берлеге рәисе Владимир Мединский – өстәвенә ил Президенты ярдәмчесе. Киләчәктә каләм осталарына игътибар тагы да артыр. Элек өлкән яшьтәге олпат язучыларың сәламәтлеген кайгыртып, аларның санаторийларда ял итү мөмкинлеге дә бар иде, аннары торак мәсьәләсендә ихтыяҗларын яхшырту. Татарстан язучыларына әйтәсе сүзем, безгә бергәләп республиканың матур һәм бәхетле киләчәге өчен хезмәт итәргә кирәк. Сезнең һәркайсыгыз талантлы», – диде Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук агымдагы елның март аенда булган Татарстан Язучылар берлегенең съездындагы мөрәҗәгатенең үтәлмәвен ассызыклады. Ул язучыларга һәм шагыйрьләргә халыкка тагын да ныграк якынаерга кушкан иде.

«Мин сезгә бик күп тәкъдим-фикерләр, үтенечләр белән мөрәҗәгать итеп чыгыш ясаган идем. Ләкин әлегә ул кадәр активлык сизелми. Сезнең көчегезгә республика җитәкчелеге ышана. Әдәби-мәдәни юнәлешләргә тагы да активлыкны күтәрерлек мөмкинлекләрегез бар», – дигән фикерен җиткерде парламентарий.

  • Язучылар берлегенең бүгенге вазифасы – татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту, дип билгеләнгән ТР Язучылар берлегенең рәсми сайтында.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *