Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Чаллыдан хәрбиләргә 20 тоннадан артык гуманитар йөк җибәргәннәр

0

Бүген Чаллыдан алгы сызыкка 20 тоннадан артык гуманитар йөк озатканнар. Йөк составына автомобиль, мотоцикл, квадрокоптерлар, дрон анализаторлары, тәгәрмәчләр һәм запас частьләр, генераторлар һәм җылылык пушкалары, төзелеш материаллары һәм инструментлары, медикаментлар һәм медицина җиһазлары кергән. Шулай ук хәрбиләр өчен адреслы посылкалар да бар.

Светлодарск мәктәбе өчен аерым йөк: спорт инвентаре, азык-төлек, канцелярия кирәк-яраклары һәм хуҗалык товарлары. Узган елда Чаллы эшмәкәрләре һәм волонтерлары ярдәме белән биредә яңа тәрәзәләр куйганнар, ремонт үткәргәннәр һәм спорт залын җиһазландырганнар.

Гуманитар колоннаны җибәрер алдыннан шәһәр мэры Наил Мәһдиев волонтерларны һәм машина йөртүчеләрне сәламләде. «Сезнең бу эшегез - мөһим, кирәкле, изге. Сез безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итәсез. Ходай сезне сакласын», - диде ул.

Йөкне илтүне «Союз-Регион» һәм «Далини» компанияләре төркемнәре оештырды. Аларның җитәкчеләре – ТР Дәүләт Советы депутатлары Андрей Ляпунов һәм Руслан Нигъмәтулин. Гуманитар йөк белән бергә махсус операция зонасына «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз – 16» хәрәкәте волонтерлары һәм 3 нче стоматология поликлиникасы хезмәткәрләре китте. Активистка Анна Молчанова һәм врач-стоматолог Хәлил Сабиров хәрбиләргә беренче тапкыр гына булышмый, ләкин бу сәфәр алар өчен аеруча үзенчәлекле. Бу ярдәмне 25тән артык подразделениега илтәчәкләр, ә табиблар урында хәрбиләрне кабул итәчәк.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.

Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *