«Авыл укытучысы–2025» һәм «Авыл тәрбиячесе-2025» җиңүчеләре билгеле
Бүген Татарстан Республикасының «Белем» мәгариф музеенда «Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тәбрикләде. Бу хакта «Мәгариф» журналы журналисты Гүзәл Закирова хәбәр итә.
«Авыл укытучысы–2025» номинациясе җиңүчеләре:
1 нче урын — Җиһаншин Алмаз Равил улы, информатика һәм физика укытучысы (Кайбыч районы Кошман төп мәктәбе);
2 нче урын — Сафиуллина Гөлинә Ямалетдин кызы, рус теле һәм әдәбияты укытучысы (Питрәч районы Кощак урта мәктәбе);
3 нче урын — Мортазина Ләйсән Габбас кызы, башлангыч сыйныфлар укытучысы (Мөслим районы Мөслим гимназиясе).
«Авыл тәрбиячесе-2025» номинациясе җиңүчеләре:
Хәсәнова Гөлинә Кираметдин кызы, татар төркемендәге тәрбияче (Лаеш районы Комлы Кавал «Умка» балалар бакчасы);
Хитцова Алена Викторовна, рус төркемендәге укытучы-логопед (Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы «Росток» балалар бакчасы).
«Бу конкурста катнашу миңа күңел үстерү өчен дә кирәк булган икән дигән фикергә килдем. Ә җиңү яулагач, бу конкурс минем җилкәмә тагын да җаваплылык өстәде. Әлеге урынны аклау өчен тагын да тырышып эшләргә кирәк», – дигән фикерен җиткерде «Авыл тәрбиячесе-2025» номинациясендә җиңүче Гөлинә Хәсәнова.
Гүзәл Закирова фотосы
«Авыл укытучысы–2025» бәйгесендә беренче урын алган информатика һәм физика укытучысы Алмаз Җиһаншин да фикерләре белән уртаклашты.
Гүзәл Закирова фотосы
«Җиңү яулау бер яктан шатлыклы булса, икенче яктан җаваплы. Мин әлеге бәйгедән яңа планнар, яңа көч туплап, алга таба эшләргә дигән фикер белән кайтам», – диде җиңүче.