Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Октябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Фин-угор халыклары форумында белгечләр: Милли мәдәниятне балаларга да тапшырабыз

0

Татарстанда фин-угор халыкларының «Без бер агач ботаклары» Республика форумы башланды.

Бүген аның кысаларында Чаллының «Чишмә» Халыклар дуслыгы йортында фин-угор сәнгать коллективлары җитәкчеләре өчен укыту семинары һәм фин-угор халыклары җитәкчеләре өчен туган телләрне һәм мәдәниятне саклау, үстерү өлкәсендә заманча технологияләр һәм эш форматларын куллану буенча түгәрәк өстәл узды.

Әлеге форум фин-угор халыкларының традицион мәдәниятен саклап калу, үстерү, балаларны һәм яшьләрне традицион милли мәдәнияткә тарту, Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятенә хөрмәтне ныгыту максатларында үткәрелә.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, «Татарстан Халыклар дуслыгы йорты» директоры Тимур Кадыйров сүзләренчә, чара нәкъ менә форум форматында беренче тапкыр уздырыла.

«Әлеге чара моңа кадәр фестиваль буларак оештырылып килде. Быел исә без аны форум дәрәҗәсенә киңәйтергә уйладык. Бу, үз чиратында, программаны тагын да тулыландырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук туган телләрне һәм мәдәниятне саклау һәм үстерү өлкәсендә заманча технологияләр куллану буенча түгәрәк өстәл уздырдык», - дип билгеләп үтте ул.

Тимур Кадыйров сүзләренчә, форумның үткәрелү урыны итеп Чаллы шәһәре сайлануы да юкка гына түгел. «Фестивальне оештыру инициативасы Чаллыдан килә. Бу нәкъ менә Чаллыда туган чара һәм ул быел биредә унберенче тапкыр уздырыла», - диде ул.

Түгәрәк өстәл кысаларында Татарстанның Дәүләт Советы депутаты, Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин милләтара татулыкның тотрыклылыгыбыз нигезе булуына басым ясады.

Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчеес Алексей Арзамазов Чаллының милли рухлы шәһәр булуын әйтте. Аның әйтүенчә, Чаллыда бөтен җирдә татарча сөйләм яңгырый. «Кунакханәдән бирегә килгәндә, такси йөртүчесе белән татарча сөйләштек, рәхәтләнеп милли җырлар тыңладык. Чаллы безне матур татарча сөйләм белән каршы алды», - диде ул.

Республикада һәм якын-тирә төбәкләрдә эшләп килүче сәнгать коллективлары җитәкчеләре өчен оештырылган семинар - аралашу, тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булып торды. Биредә фольклор, энографик материал җыю ысуллары, милли йолаларны популярлаштыру, авыл-районнарда яшәп килгән традицияләрне саклап калу хакында сүз барды. Коллектив җитәкчеләре үз алларында торган проблемаларны да атап киттеләр.

«Мари Сем» фольклор ансамбле җитәкчесе Евгения Селезнева ансамбльгә төрле этник мари төркемнәре вәкилләре йөрүнең әһәмиятен билгеләп үтте.

«Безнең коллективта көнчыгыш марилар да, болын марилары да җырлый. Тау марилары гына юк. Бу безгә үзебезнең тарихи ватаныбыз белән тыгыз элемтәдә торырга ярдәм итә. Коллективыбызда төрле яктан килгән марилар булганга, җырларыбыз төрле. Безнең чыгышыбызны сәхнә костюмнарыбыз да чагылдыра», - диде ул.

«Буыннар бәйләнеше бик көчле. «Мари Сем» - дүрт буын вәкилләре чыгыш ясаучы бердәнбер ансамбль. 90 елларда шушы ансамбльне оештыручы өлкәннәребез дә, алардан соңгы буын да, яшьләр һәм балалар да безгә бик теләп йөриләр. Без үзебезнең традицияләребезне, милли мәдәниятебезне балаларыбызга да тапшырабыз. Ансамбльгә, хәтта, инде балаларының оныкларын алып килүчеләр бар», - диде Евгения Селезнева.

Яшьләр өчен эшләүче мәйданчыкта республиканың иң актив фин-угор яшьләре җыелган иде. Ул төп патриотизм, Ватанны һәм традицияләрне саклауга багышланды. Яшьләр алга таба тормышка ашыру мөмкинлеге булган төрле проектлар һәм идеяләр хакында фикер алышты.

Удмурт кызы Ольга Кузнецова «Татар-информ» хәбәрчесенә удмурт яшьләренең туган телне саклау үзенчәлекләре турында сөйләде. «Телне саклау үзебездән башлана. Моның өчен мин дусларым белән бары тик удмуртча гына сөйләшүгә күчтем. Халыклар дуслыгы йортында булган бер генә чараны да калдырмыйбыз. Шушы арада гына төрле районнардан Казанга укырга, эшләргә килгән удмурт яшьләре өчен проект уздырдык. Башка милләтләрне дә удмуртлар белән таныштыру максатыннан кичә оештырдык», - диде ул.

«Без, удмурт яшьләре милли бәйрәмнәребездә актив катнашабыз, шул рәвешле гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызга югалырга ирек бирмибез. Бәйрәмнәрдә төрле районнардан булган яшьтәшләребез белән дуслашабыз. Бер халык булсак та, безнең диалектларыбыз төрле, һәр районның ниндидер кызыклы үзенчәлекләре булуын да ачыклыйбыз», - дип сөйләде ул.

Ольга татар теле белән дә кызыксына икән. Быел хәтта татар теле курсларына да язылган.

Форум алга таба «Энергетик» мәдәният йортында дәвам итәчәк. Анда фестиваль кунаклары фин-угор бизәнү әйберләре ясау һәм тукучылык буенча мастер-классларда катнаша, халык-сәнгать эшләнмәләре ярминкәсен карый ала. Чара төрле төбәкләрдән килгән сәнгать коллективлары катнашында зур концерт белән тәмамлана. Анда «ЭРЕНЕР» халык җыр ансамбле (Марий Эл), «АЙКАЙ» фольклор җыры һәм бию театры (Удмуртия) һәм «ТОРАМА» фольклор ансамбле (Мордовия) чыгышларын күреп булачак.

Шулай ук әлеге форум кысаларында Чаллы мәктәпләрендә Татарстанның фин-угор халыклары белән танышу өчен тематик класс сәгатьләре, фин-угор халыклары белән танышу чаралары, балалары өчен традицион фин-угор халыклары уеннарын үткәрелгән.

Форум «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру»дәүләт программасын үтәү кысаларында уздырыла.

  • Фестивальнең оештыручылары - ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты, Татарстан халыклары Ассамблеясе, ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе, ТР удмуртларының милли-мәдәни автономиясе, ТР мордваларының милли-мәдәни автономиясе, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты, Чаллы шәһәренең «Родник» Халыклар дуслыгы йорты, ТР мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *