Анкарада үткән фәнни җыенда татар музыка фольклоры турында доклад тәкъдим ителде
Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе галимәсе Илһамия Галимҗанова Төркия башкаласы Анкарада үткән X халыкара төрки мәдәният конгрессында татар музыкасы хакында чыгыш ясады. Ул «Татар музыка фольклорының татар телле мохиткә чуму халәте» дип атала.
Профессор Илһамия Галимҗанова бәетләр, мөнәҗәтләр һәм такмакларның үзенчәлекләрен ачып, аларның татар халкының мәдәниятен саклап калуга йогынтысын тикшергән. Ул халык авыз иҗатының мәдәни һәм дини традицияләрне саклауда зур роль уйнавын белдерә.
«Халык җырлары сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен – монологик сөйләмне, язуны, укуны, тыңлый һәм ишетә белүне (тыңлап аңлауны), сүзнең нәрсә турында барганын аңлауны үстерергә мөмкинлек бирә. Яшь буынны татар музыкаль фольклоры нигезендә тәрбияләү туган телнең, гореф-гадәтләренең һәм йолаларның тирән мәгънәсен аңларга, халык көенең матурлыгын тоярга сәләтле шәхес формалашуга ярдәм итә», - ди галимә.
«Республика корылуның икенче гасырында төрки мәдәният һәм цивилизация» дип исемләнгән X халыкара төрки мәдәният конгрессы Төркиянең Ататөрек исемендәге мәдәният үзәге идарәсе тарафыннан оештырылган. Анда төрле илләрдән килгән йөздән артык галим катнашты. Алар арасында милләттәшебез, Уфа фән һәм технология университеты галиме Ринат Усманов та бар. Ул «Башкорт мәкальләрендә «Кош» сүзенең мәгънәви кыйммәте» дигән темага чыгыш ясады.
Конгресс җыенында башка милләт вәкилләренең дә татар халкының төрле этник- мәдәни кыймәтләре һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләре белән таныштырган чыгышлар шактый булды. Төркиянең Нәҗметдин Эрбакан исемендәге университет галимәсе Хандә Гүндүз «Кырым татарларында каһвә культурасы», «18 март» университеты галиме Өмәр Фарук Караман «Себер татарларының мәдәниятләрен саклау һәм ассимиляциягә каршы тору чаралары: социаль медиа үрнәгендә» дип исемләнгән докладларын тәкъдим итте.