Автоюрист көндез фараларны кабызмыйча йөргән өчен штраф турында кисәтте
Көндез фаралары кабызылмаган автомобильдә хәрәкәт иткән өчен машина йөртүчегә штраф салачаклар. Штрафның күләме 500 сум тәшкил итә, дип хәбәр итте автоюрист Лев Воропаев «Татар-информ» агентлыгына.
«Көндез фараларны кабызмыйча йөргән өчен машина йөртүчене 500 сум күләмендә штраф көтә. Бу очракта ул тышкы яктырткыч приборларны куллану кагыйдәләрен боза. РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.2 маддәсендә шундый бозу өчен җаваплылык каралган», - диде агентлык әңгәмәдәше.
Искәртеп үтәбез, юл йөрү кагыйдәләренең 19.1, 19.3 һәм 19.5 пунктлары нигезендә, автомобиль фарасының якын уты күз күреме җитәрлек булмаган шартларда һәм төнлә, шулай ук тоннельдә хәрәкәт иткән вакытта кабызылырга тиеш. Өстәвенә, 19.3 пункт күз күреме җитәрлек булмаса тукталыш вакытында, ә 19.5 пункт көндезге ут урынына якты вакытта транспортны билгеләү өчен якын утны кабызырга рөхсәт итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2010 елдан хәтта көндез дә хәрәкәт итүче транспорт чарасын яктылык белән билгеләү мәҗбүри. Әгәр сезнең автомобильнең көндезге утлары булмаса, якын ут һәрвакыт кабызылырга тиеш.