Ижевскида татар теленнән олимпиаданың республика туры узды
Ижескиның Габдулла Тукай исемендәге татар этнокомпонентлы гимназиясендә татар теле һәм әдәбияты буенча олипиаданың республика туры узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Туган телне һәм әдәбиятны белүдә Ижау, Балезино районының Кистем, Паюра, Юкамен районының Засеково мәктәпләре укучылары сынау тотты.
Җиңүчеләр һәм призерлар Казанда узачак төбәкара турда катнашачак.
Чара татар телен популярлаштыруга, мәдәни мирасны саклауга һәм сәләтле балаларны ачыклауга юнәлдерелгән иде.
