Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25
26
27
28
29
30
31

30 декабрьдән Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчәйтелгән эш режимына күчә

0

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен көчәйтелгән эш режимы кертелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Максим Трущин сөйләде.

«Яңа ел һәм Раштуа чараларында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өстенлекле бурычларының берсе. Шул сәбәпле, Баш идарәнең һәм республика Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының көчләре һәм чаралары 2025 елның 30 декабреннән 2026 елның 12 гыйнварына кадәр көчәйтелгән эш режимына күчерелә», — дип белдерде Максим Трущин.

Бу чорда җитәкчелек составының тәүлек буе чиратта торуы һәм хәрби расчетларны (эш төркемнәрен) арттыру күздә тотыла. Бәйрәмнәрдә куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен ике меңнән артык хезмәткәр һәм меңнән артык техника берәмлеге җәлеп ителәчәк.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *