Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Миңнеханов ислам банкингы турында: Бу – тагын бер корал гына, аның берәүгә дә зыяны юк

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ислам банкингы актив үсә торган Бәйсез дәүләтләр берлеге илләре белән партнерлык финанслары законнары өлкәсендә тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итте. Ул бу хакта Казанда AAOIFI вәкиллекле үзәген ачу кысаларында узган түгәрәк өстәлдә әйтте.

«Законнар бертөрле булсын өчен», - дип аңлатты Миңнеханов.

Ил халкының ислам финанслары турында дөрес булмаган ассоциацияләре барлыкка килмәсен өчен, аңлату эше уздырырга кирәк, дип белдерде шулай ук республика Рәисе.

«Кайберәүләр Ислам финансларын дөрес аңламый. Моны без кешеләрне мәчеткә йөрергә мәҗбүр иткән кебек кабул итүчеләр бар. Бу алай түгел. Бу – тагын бер корал гына. Кешеләргә моны аңлатырга кирәк. Бер яктан, без ислам кануннары буенча яшәүче кешеләрнең проблемасын хәл итәбез, ә икенче яктан, бу корал башка диннәрнең нигезләренә каршы килми һәм кешеләрне чикләми. Моннан берәүгә дә зыян юк. Без православие принципларына каршы килмибез, киресенчә, илебезне ныгытабыз, кешеләрне берләштерәбез», – дип белдерде Миңнеханов.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *