Кар чистарту сәбәпле, Казанда төнлә кайбер муниципаль парковкалар эшләмәячәк
Бүген төнлә Татарстан башкаласында кайбер урамнарда карны чистартачаклар. Шуңа бәйле рәвештә, шәһәр халкын муниципаль парковкаларның бер өлеше вакытлыча эшләмәячәге турында кисәттеләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
26 декабрьнең 21.00 сәгатеннән 27 декабрьнең 5.00 сәгатенә кадәр Четаев урамындагы парковкада кар чистарту эшләре барачак. Эшләр Бондаренко урамыннан Абсәләмов урамына кадәр һәм кире юнәлештә үткәреләчәк.
Моннан тыш, шул ук вакытта Фәйзи һәм Кызыл Позиция урамнарындагы парковкаларда да кар чистартылачак.
21.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр Айрат Айдинов, Спартак, Айвазовский, Маяковский, Островский, Жуковский урамнарындагы парковкалар эшләмәячәк.
Моннан тыш, 23.00 сәгатькә кадәр Декабристлар урамындагы 83, 85 һәм 100нче номерлы йортлар буена машиналар куярга ярамый.
27 декабрьдә 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Лушников урамындагы 8 һәм 10нчы номерлы йортлар янындагы парковкада кар чистартачаклар.
28 декабрьдә 21.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр 2-нче Көньяк-Көнбатыш урамындагы парковка ябык була.
27 декабрьдән 28 декабрьгә каршы төндә 21.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр Бигичев һәм Глушко урамнарындагы парковка чистартылачак.
28 декабрьдән 29 декабрьгә каршы төндә 21.00 сәгатьтән 5.00 сәгатькә кадәр Ваһапов урамындагы парковканы җыештырачаклар.
