Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
29
30
31

Татарстанда яшәүчеләрнең кайсы категорияләрен эштә кыскарта алмыйлар

0

Кайбер очракларда эш бирүчеләр персонал санын оптимальләштерергә һәм кыскартулар үткәрергә мәҗбүр була. Әмма хезмәт кануннары кыскарту нигезендә эштән азат итәргә ярамый торган хезмәткәрләр категорияләрен билгели. Татарстанда кемнәрне кыскартырга ярамый — «Татар-информ» материалында.

Эш бирүче кемнәрне кыскарта алмый:

  • йөклелек чорындагы хатын-кызларны;
  • өч яшькә кадәрге бала тәрбияләүче хатын-кызларны;
  • 14 яшькә җитмәгән баласын ялгыз тәрбияләүче аналарны яки 18 яшькә кадәр инвалид бала тәрбияләүчеләрне;
  • инвалид баланы ялгызы гына үстерүче ата яки ананы;
  • 3 яшьтән кечерәк баласы булган ата-ананы, әмма бер шарт белән: гаиләдә 14 яшькә кадәрге өчтән артык бала тәрбияләнергә, шулай ук ата-аналарның берсе генә эшкә урнашкан булырга тиеш.

Моннан тыш, хезмәт җитештерүчәнлеге тигез булганда, эштән кыскарткан очракта түбәндәге категорияләргә өстенлекләр бирелә:

  • инвалидлыгы булган хезмәткәрләргә;
  • уйлап табучыларга;
  • дәүләт серен белергә хакы булган хезмәткәрләргә;
  • югары дәүләт бүләкләренә лаек булучыларга;
  • ике һәм аннан да күбрәк кешене тәрбияләүчеләргә;
  • әтисе армиядә хезмәт иткән очракта, бала тәрбияләүче анага;
  • гаиләдә бердәнбер туендыручыга;
  • производствода имгәнгән хезмәткәрләргә;
  • эш бирүче өчен кирәкле программа буенча квалификациясен күтәрүчеләргә.














Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *