Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025
1 2
3
4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

Раифа монастыре территориясен аның тарихи чикләренә кадәр киңәйтергә мөмкиннәр

0

Фото: «Татар-информ», Михаил Захаров

Раифа монастыре территориясен аның тарихи чикләренә кадәр киңәйтергә мөмкиннәр. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев Телеграм-каналында шул хакта хәбәр итте.

«Монастырь территориясен XX гасыр башындагы тарихи чикләренә кадәр киңәйтү нияте бар», - диде ул.

Фото: t.me/mihailafanasev

Афанасьев билгеләп үткәнчә, 2025 елда Раифа Богородица ирләр монастыренда 1,2 миллион турист булып киткән.

Моннан тыш, район башлыгы монастырь территориясендә боз шәһәрчеге һәм кар сыннары ясау дәвам итә, дип өстәде. Аның сүзләренчә, осталар кышкы чорда кунакларны кабул итәргә әзерләнә инде. Шулай ук быел туристларга уңайлы булсын өчен өстәмә парковка оештыру ниятләнә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *