Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

Татарстанда яшәүче 476 меңнән артык кеше үз-үзенә кредит алуны тыйган

0

2025 ел йомгаклары буенча Татарстанда 476 меңнән артык кеше үз-үзенә кредит алуны тыйган. Республикада яшәүчеләр мондый чикләү кертүгә 554,7 меңнән артык гариза, ә аны гамәлдән чыгару өчен 46,8 мең гариза тапшырган. Бу мәгълүматлар Берләштерелгән кредит бюросы статистикасыннан күренә.

Гомумән алганда, ил буенча үз-үзеңә кредит алуны тыю механизмына карата кызыксыну үсүен дәвам итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча россиялеләр кредит алуга тыю кертү турында якынча 20 миллион гариза, ә аны бетерү турында 1,6 миллион гариза юллаган. Шулай итеп, элек кертелгән чикләүләрнең якынча 8 проценты гамәлдән чыгарылган.

Декабрь аенда гына да сервиска 1,2 миллион кеше кушылган, алар кредит алуга тыю кертүгә 1,4 миллион гариза тапшырган.

Иң популяр вариант булып кредит алуны тулысынча тыю кала — аңа 18,2 миллион гариза, ягъни барлык гаризаларның 91,3 проценты туры килә. Банкларда һәм микрофинанс оешмаларында онлайн-кредитлар бирүне тыюны 837,9 мең кеше (4,2 процент) сайлаган.

Кредитлар алуга тыю кертүне ешрак 35–45 яшьлек россиялеләр куллана — гаризаларның 21,3 проценты әлеге төркемгә туры килә. Аннан соң 45–55 яшьлекләр (19,7 процент) һәм 55–65 яшьлекләр (18,9 процент) бара. 65 яшьтән өлкәннәр өлеше — 18,1 процент, 25–35 яшьлекләр — 12,7 процент, ә 25 яшькә кадәрге яшьләр — 9,3 процент.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *