Тукай районы Яңа бистәсенә газ кертелде
Татарстанның Тукай районындагы Яңа бистәсенә газ кертү эшләре төгәлләнде. Бу хакта Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәр итә.
Газ челтәрләре төзү нәтиҗәсендә хәзер зәңгәр ягулыкка 171 торак йорт тоташтырыла ала.
Газ кушып җибәрү тантанасында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, район башлыгы Камил Нәҗмиев һәм «Газпром трансгаз Казан» генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хамматов катнашты.
«Мондый салкын көндә өйдә газ бүлү никадәр мөһим икәнен һәркем аңлый: ягулык буларак та, уңайлы тормыш шарты буларак та», – дип билгеләп үтте Марат Миңнебаев.
Ул шулай ук 2021 елдан ил Президенты Владимир Путин инициативасы нигезендә газ тоташтыру программасы гамәлгә ашырыла, дип ассызыклады. Программа илдә яшәүче һәр кешегә йортына бушлай газ китерергә мөмкинлек бирә. Миңнебаев газчыларга һәм район җитәкчелегенә башкарган эш өчен рәхмәт белдерде.
