Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

«Елмай» паркында беренче тапкыр балалар өчен Яңа ел ярминкәсе уздырыла

0

Якшәмбе көнне, 4 гыйнварда, «Елмай» паркында беренче тапкыр Яңа ел ярминкәсе үткәрелә. Яшь казанлыларга үзләрен эшмәкәр буларак сынап карау мөмкинлеге бирелә.

Катнашучылар бәяләрне үзләре билгели, уенчыклар сата, китаплар һәм кием-салым алмаша алачак. Ярминкә балаларда финанс белемен арттыру һәм әйберләргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Ярминкәдә азык-төлек һәм эчемлекләр сату рөхсәт ителми, дип хәбәр итә «Елмай» паркы матбугат хезмәте.

Яшь эшмәкәрләр үз образларына бәйрәм элементлары өсти һәм өстәлләрне Яңа елча бизи алачак.

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк. Теркәлгән катнашучыларга өстәл һәм урындык бирелә, теркәлмәгән очракта үз җиһазларың белән катнашырга мөмкин.

Ярминкә сәгать 13:00 дә башлана.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *