Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Декабрь
2025

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы «Автодор» дәүләт компаниясенә тапшырылды

0

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узу юлы «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсенә тапшырылды. РФ Хөкүмәтенең 946нчы номерлы карары нигезендә, әлеге участок түләүле нигездә файдаланылачак, дип хәбәр итә дәүләт компаниясенең матбугат хезмәте.

«Элегрәк автомобиль юлы бушлай режимда эксплуатацияләнде һәм кулланучыларга инфраструктура хезмәте күрсәтү өчен җиһазландырылды. Түләү 30 декабрьдән 31 декабрьгә каршы төндә 00:00 сәгатьтән кертеләчәк», – диелә хәбәрдә.

Әлеге урап узу юлында түләү алу өчен «Ирекле агым» системасы кулланылачак. Юлда авария комиссарлары бушлай ярдәм күрсәтәчәк. Аларны *2323 бердәм номеры буенча чакырырга мөмкин.

Юлдан файдаланган өчен җыелган акчалар трассаны карап тотуга, хәрәкәт иминлеген тәэмин итүгә, шулай ук киләчәктәге ремонт эшләренә юнәлдереләчәк, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Шул ук вакытта автомобильчеләр бушлай альтернатив маршруттан файдалана ала. Ул Каманың уң ярыннан Алабуга аша уза һәм аннары Чаллы шәһәре чигендә дәвам итә. Аның озынлыгы — 82 км.

Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап узучы дүрт полосалы юлның гомуми озынлыгы 81 км тәшкил итә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *