Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Әлмәт районы башлыгы нефть системасы объекты өстендә дрон бәреп төшерелүен әйтте

0

1 гыйнвар иртәсендә Әлмәт районы территориясендә һава һөҗүменнән саклану системасы ярдәмендә пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Бу хакта район башлыгы Гүзәл Хәбетдинова хәбәр итте.

«Нефть технологик системасы объекты территориясендә пилотсыз очу аппараты ватыклары төшү нәтиҗәсендә янгын башланды, ул җиһазларга зыян китермәде», – дип хәбәр итә район хакимияте матбугат хезмәте.

Оператив хезмәтләр һәм район җитәкчелеге вакыйга урынына тиз арада килеп җиткән, дип билгеләп үтелә. Хәзерге вакытта янгын сүндерелгән.

«Зыян күрүчеләр юк. Әлмәт халкына куркыныч янамый», - дип өстәделәр җирле хакимияттә.

Искәртеп үтәбез, республика территориясендә 08.06 сәгатьтән пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *