Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Яңа ел төнендә Татарстанда 18 бала туган

0

Татарстанда соңгы тәүлектә – 31 декабрьдә 8.00 сәгатьтән 1 гыйнварда 8.00 сәгатькә кадәр 47 бала дөньяга килгән. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа туган сабыйларның 21е – малай, 26сы - кыз.

Яңа ел төнендә, төн уртасыннан 8.00 сәгатькә кадәр, төбәктә 18 бала (8 малай һәм 10 кыз) туган.

2026 елда беренче булып ике малай туган, алар 0.45 сәгатьтә бер үк вакытта дөньяга килгән. Сабыйлар Казанның М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә параллель рәвештә дөньяга аваз салган. Яңа туган балаларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Бер сабыйның авырлыгы - 2,8 килограмм, икенчесе 4 килограмм тәшкил итә.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *