Добавить новость
smi24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Диспансеризация ярдәмендә Татарстан халкында 108 мең авыру ачыкланган

0

2025 елда профилактика чаралары кысаларында 108 028 авыру ачыкланган, 85 проценты диспансер күзәтүенә алынган. Алар арасыннан яман шешнең 1 524 яңа очрагы расланган.

Тикшерелгәннәрнең 20 проценттан артыгы сау-сәламәт дип табылган. Һәр 10нчы кешедә теге яки бу авыру куркынычы ачыкланган.

Республикада барлыгы 1,2 млн кеше диспансер хисабында тора.

Диспансер күзәтүе кысаларында 2025 елда 900 меңнән артык кеше медицина хезмәтләре алган.

Репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен республикада репродуктив яшьтәге 450 000 кеше – тиешле яшьтәгеләрнең 32 проценты диспансеризация узган.

Сәнәгать диспансеризациясе проектында 72 медицина оешмасы һәм 933 предприятие катнаша. Ике елда күләмнәр 2 мәртәбә диярлек арткан.

Тикшерелгәннәрнең 10 проценттан артыгы диспансеризациянең 2 этабына җибәрелгән.

Татарстанда 27 күчмә мобиль комплекс эшли, аларның бишесе – мобиль поликлиникалар. Алар ярдәмендә югары технологияле медицина үзәкләре белгечләре авылларга чыга.

2025 елда Татарстан авылларында 90 меңнән артык шундый сәфәр оештырылган.

Биш еллык эш чорында мобиль поликлиналар 775 торак пунктка барган, 190 мең пациентны караганнар, 25 145 яңа авыру ачыкланган.

Соңгы биш елда мобиль поликлиникаларга килүчеләрнең еллык уртача саны 3,5 тапкыр арткан.

Диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты буенча, репродуктив диспансеризация «Гаилә» илкүләм проекты буенча уздырыла.















Музыкальные новости






















СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *